Татарстан Республикасы стендында бүген Петербург халыкара икътисад форумы кысаларында берничә килешү имзаланды.
Бүген Казан Кремлендә «Синтез» ир-атлар ватерполо клубын – 2020/2021 сезонының Россия чемпионын хөрмәтләү тантанасы булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов спортчыларны һәм команда хезмәткәрләрен җиңүләре белән котлады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды. Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында инвестиция климаты Илкүләм рейтингы нәтиҗәләре буенча икенче урынны алды. Беренче урында – Мәскәү.
Рейтинг нәтиҗәләре Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында хәбәр ителде.
Презентациядә Татарстаннан ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы Талия Миңнуллина катнашты.
Бүген Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” һәм “Тойота Россия” компаниясе арасында 2022 елда Бөтендөнья Кышкы Олимпиадасын үткәрүгә әзерлек кысаларында партнерлык нияте турында килешү имзаланды.
Бүген «КАМАЗ» үз сегментында лидер булып кала һәм экспортны системалы рәвештә киңәйтә. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин «КАМАЗ» ГАҖнең алга таба үсешенә багышланган киңәшмәдә әйтте. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов катнашты.
Бүген Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашында хезмәттәшлек турында берничә килешү имзаланды.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә «КАМАЗ» ГАҖнең җитештерү предприятиеләрендә булды. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов да катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Антти Хелантер белән агымдагы эшләрнең торышы һәм киләчәктә хезмәттәшлек турында фикер алышты.
Очрашу Петербург халыкара икътисад форумы-2021 кысаларында узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Гагаузия автономияле-территориаль берәмлеге башлыгы Ирина Влах үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.
Очрашу Петербург халыкара икътисади форумы-2021 кысаларында узды.