Яңалыклар

30.08.2021

Бүген Казанда (Зур Кызыл ур., 57Б) язучы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Кави Нәҗми һәм аның тормыш иптәше тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмова хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды.

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин катнашты.

30.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа «Кече Чайково күле» паркын төзекләндерү белән танышты. Чарада Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин катнашты.

30.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин Маршал Чуйков урамы, 25 адресы буенча урнашкан күп фатирлы йортның төзекләндерелгән ишегалдын карадылар. Пространство «Безнең ишегалды» республика программасы буенча яңартылган. Президент спорт мәйданчыгын, җәяү йөрү зонасын карады һәм йортта яшәүчеләр белән аралашты.

30.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 175 нче гимназиясендә булды, аның кушуы буенча монда капиталь ремонт ясалган. Чарада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин катнашты.

30.08.2021

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казахстанның Татарстандагы Генераль консулы Жанболат Мурзалин белән очрашты.

Казахстанның Татарстандагы Генераль консуллыгы 2012 елда ачыла. Жанболат Мурзалин ТР башкаласында 2019 елның июленнән бирле эшли, тиешле срогы узу сәбәпле ул Татарстандагы эшчәнлеген төгәлли.

30.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «МЧС» торак комплекының 4-нче номерлы проблемалы йортын тапшыру тантанасында катнашты. Әлеге объектны сафка кертү белән бөтен торак комплексын төзү тәмамланып килә.

30.08.2021

Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан халкын Республика көне белән котлады.

29.08.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Республика көне уңаеннан мөрәҗәгате.

28.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда «Ak Bars Retro Cars» күргәзмә комплексында булдылар.

28.08.2021

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Иннополис университетын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасында катнашты.

Тантанада шулай ук Иннополис университетының Күзәтчелек советы әгъзалары, “Diginavis” компаниясе идарәсе рәисе Николай Никифоров һәм университет ректоры Александр Тормасов катнашты.

Битләр: << 561 562 563 564 565 566 567 ( 568 ) 569 570 >>