Яңалыклар

04.05.2022

​Татарстанда юл эшләре программасын гамәлгә ашыру турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде.

02.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза гаетенә багышланган бәйрәм чарасында катнашты. Тантаналы вәгазьне һәм намазны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин үткәрде.

01.05.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан тәбрикләве.

30.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов X Республика ифтарында катнашты. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды.

30.04.2022

Республиканың азык-төлек базарында товар запаслары буенча хәл тотрыклы кала бирә. Контроль дәвам итә. Сәүдә челтәрләрендә һәм бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме республика халкының ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

30.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты.

Чара «Казан-2» тимер юл вокзалы янындагы скверда узды.

30.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү һәм язгы кыр эшләренең барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

30.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республика программаларын гамәлгә ашыру, шулай ук социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

30.04.2022

Федераль дәрәҗәдә эшләнелгән бизнеска ярдәм итүнең яңа чаралары предприятиеләрнең тотрыклы эшенә ярдәм итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

29.04.2022

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эшлекле очрашу уздырдылар. Яклар төбәктә сәнәгать инфраструктурасы һәм авиатөзелеш үсеше турында фикер алыштылар.

Битләр: << 481 482 483 ( 484 ) 485 486 487 488 489 490 >>