Бүген Казан Ратушасында Казан Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге территориянең эскиз проектын эшләү буенча ачык халыкара конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген Казан югары танк команда училищесы территориясендә «Алга» ирекле батальонын хезмәт итү урынына озатуга багышланган тантаналы митинг узды. Чарада Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев «Казан Экспо» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында оештырылган «Агроволга-2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе экспозициясе белән таныштылар. Күргәзмәдә шулай ук Брянск өлкәсе Губернаторы Александр Богомаз да булды.
Бүген Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин «Россия Казначылыгы эшчәнлеген тәэмин итү үзәге» ФКУ төбәкара филиалы коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кулланучылар кооперациясе оешмаларына махсус техника – автолавка һәм икмәк ташу буенча яңа берәмлекләр тапшырды. Тантанада Россия Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм Брянск өлкәсе Губернаторы Александр Богомаз катнашты.
Чара «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында «Агроволга-2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узды.
Бүген Казанда махсус хәрби операция барышында хезмәт-хәрби бурычларны үтәгәннән соң кайткан Росгвардия хезмәткәрләренең тантаналы очрашуы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Ижевскта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров округ Советы утырышын уздырды, анда икътисадны үстерүнең актуаль мәсьәләләре, санкцияләр шартларында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итүнең төбәк чаралары, Идел буе федераль округында «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Видеоэлемтә буенча утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Гөлестан провинциясе Губернаторы Али Мөхәммәд Занһане белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцинь белән очрашты. Очрашу Генконсуллык бинасында узды.
Кытай дипломаты үз миссиясен Татарстан башкаласында тәмамлый һәм башка эш урынына юнәлә.
Татарстанда 1 июльдән коммуналь хезмәтләргә яңа тарифлар билгеләнде. Коммуналь түләүләрнең ничек үзгәрүе турында журналистларга Тарифлар буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев мәгълүмат бирде. Брифинг ТР Хөкүмәте Йортында узды.