Татарстанда торак төзелеше программалары буенча бүгенге көндә 2 млн. 889 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Шул исәптән 2 млн. 36 мең кв. м. шәхси торак төзелешенә, 747 мең кв. м. – күп фатирлы инвестицион торакка һәм 105,7 мең кв. м. – социаль ипотека буенча төзелгән йортларга туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов көзге каникулларда балаларның ялын оештырырга кушты. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә белдерде.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә республиканың мобилизацияләнгәннәр кешеләренең гаиләләренә ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Указы белән каралган чараларны гамәлгә ашыру буенча оператив штабның беренче утырышын уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Салават Күпере» микрорайонындагы яңа паркта булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов, Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышында катнашты. Шулай ук утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Президиум карары нигезендә, көн тәртибенә 11 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 8 республика законы проекты һәм ике федераль закон проекты.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм утырышта катнашучылар! Кадерле ватандашлар!
Чыгышымны Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов ярты гасыр элек язган сүзләрдән башлыйсым килә.
Бер канатың була туган телең,
Бер канатың була туган җир;
Кошка гына түгел, кешегә дә
Канат кирәк була торгандыр.
Син чыннан да, илем, әкияттәге
Чабып барган атка охшаган.
Шушы ике канат бар чагында,
Киләчәккә, илем, ышанам.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады.
Исегезгә төшерәбез, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне октябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узды – монда бөтен республикадан аграр предприятиеләрнең хезмәт коллективлары вәкилләре җыелды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Серафим Саровский чиркәве мәхәлләсенең рухи һәм иҗади үсеш үзәгендә булды.
Үзәк Кол Гали урамында ике катлы корпуста – торак йортка янкормада урнашкан. Үзәкнең 1 нче катында иҗат студиясе, компьютер укучылар сыйныфы, йорт хуҗалыгы бүлмәсе, медиа-сыйныф, чүлмәк ясау остаханәсе урнашкан. 2 нче катта – актлар залы, 4-6 яшьлек мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен сыйныф бүлмәсе, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен сыйныф.
Рөстәм Миңнеханов белән бергә рухи һәм иҗади үсеш үзәген Казан мэры Илсур Метшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, ТР Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов һәм башкалар карады. Карап йөрү барышында оешма җитәкчелеге вәкилләре аңлатмалар биреп барды.