Яңалыклар

18.01.2023

Бүген Казанда социаль ипотека буенча төзелгән күп фатирлы торак йортка тантаналы рәвештә күченү булды. Белые Росы ур, 15 нче йорт адресы буенча урнашкан яңа төзелештә сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр өчен 96 фатир бүлеп бирделәр. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко һәм республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашты.

17.01.2023

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам илләренең һәм Татарстан Республикасының һәвәскәр командалары арасында хоккей буенча «Kazan hockey cup 2023» I халыкара турнирында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Чара бүген Казанда «Татнефть Арена» боз спорт сараенда узды.

17.01.2023

Татарстан Республикасы буенча Росгвардия Идарәсендә, Идарә башлыгы генерал-майор Рөстәм Гомәров җитәкчелегендәге киңәшмә барышында, ведомствоның 2022 елгы хезмәт-хәрби эшчәнлегенә йомгак ясадылар, шулай ук алдагы чорга төп бурычлар билгеләнде. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, үзара хезмәттәшлек итүче структуралар вәкилләре, ведомствоның командирлары һәм бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

17.01.2023

Нефть чыгару сәнәгате якын киләчәктә дә Татарстан икътисадының база тармагы булып калачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Планетаның сыек углеводородлар запасларын нәтиҗәле үзләштерү» дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәгенең халыкара күзәтчеләр советы утырышында хәбәр итте.

Утырыш КФУның фәнни китапханәсе бинасында узды.

17.01.2023

2023 елның 21-27 гыйнварында Казанда «Махсус Олимпиаданың бердәм уеннары» узачак. Алар Беларусь һәм Россиянең 59 төбәгеннән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 1,5 меңнән артык спортчыны берләштерәчәк. Татарстаннан 95 спортчы катнашачак. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

17.01.2023

Иртәгә, 18 гыйнварда, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.

16.01.2023

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР Туризм буенча дәүләт комитетының һәм ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының уртак йомгаклау коллегиясендә катнашты. Чара Казанда яңа Б.Рәмиев ис. ИТ-паркта узды. 

16.01.2023

Бүген Казанда, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ бинасында «Закон территориясе» республика конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.

14.01.2023

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасына эш сәфәрендә булды. 

13.01.2023

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларны һәм медиа өлкәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре - Россия матбугаты көне белән котлады. «Бүген Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Матбугат заманында җәмгыятьнең мөһим институты булды һәм шулай булып кала да, ә хакимият өчен – халык белән җитди кара-каршы элемтә чыганагы», - диде Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә.

Битләр: << 391 392 393 394 ( 395 ) 396 397 398 399 400 >>