23.09.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Россия – спорт державасы” Бөтенроссия спорт форумының оештыру комитеты утырышында катнашты.
Утырыш Мәскәүдә узды, аны Россия Хөкүмәте вице-премьеры Александр Жуков үткәрде.
Александр Жуков билгеләп үткәнчә, “Россия – спорт державасы” форумын ел саен үткәрү турындагы карар Россиядә спортның зур үсеш алуы, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балалар һәм яшьләр спортын үстерүгә бәйле.
22.09.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының мәдәният министры Зилә Вәлиева Казанда “Алтын Мөнбәр” бишенче халыкара мөселман кинофестивален әзерләү һәм үткәрү турында сөйләде.
Кинофестиваль 30 нчы сентябрьдән 4 нче октябрьгә кадәр барачак.
2009 елда конкурска якынча 400 фильм тәкъдим ителгән.
22.09.2009
Бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында 22 нче – 25 нче октябрьдә Казанда “Россия – спорт державасы” Бөтенроссия спорт форумын әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. Әлеге чара Мәскәү белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Киңәшмәне Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе Дәүләт Советы эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе башлыгының урынбасары, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физкультура һәм спортны үстерү советы сәркатибе Алексей Кулаковский үткәрде.
21.09.2009
2009 елда Татарстан Республикасына “Сәламәтлек” өстенлекле милли проектын тормышка ашыруга якынча 2,4 млрд. сум биреләчәк. Республикада милли проект 16 юнәлеш буенча тормышка ашырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанда “Сәламәтлек” өстенлекле милли проектын тормышка ашыру һәм югары технологияле медицина ярдәмен үстерү перспективалары турында узган утырыш барышында бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Утырыш, республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференция режимында узды.
19.09.2009
Бүген “Сочи-2009” VIII Халыкара инвестиция форумында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россиянең Региональ үсеш министрлыгы арасында “Кама аланы” индустриаль паркы” региональ инвестиция проектын тормышка ашыруга Россия Федерациясенең Инвестиция фондыннан бюджет ассигнованиеләре бирү турындагы Килешүгә кул куелды. Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясенең региональ үсеш министры Виктор Басаргин кул куйды.
19.09.2009
Бүген “Сочи-2009” инвестиция форумында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Россия Саклык банкы: региональ үсеш өчен финанс инновацияләре” дигән “түгәрәк өстәл” эшендә катнашты. Әлеге чараның модераторы – Россия Саклык банкы президенты, идарә рәисе Герман Греф.
18.09.2009
Бүген Сочида, “Сочи-2009” VIII Халыкара инвестиция форумы кысаларында Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләре, шулай ук Татарстан һәм чит ил компанияләре арасында хезмәттәшлек итү турындагы кайбер килешүләргә кул куелды.
Аерым алганда, “Альстом” (Alstom) француз компаниясе һәм Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы арасында хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелды.
Документларга “Альстом Россия” вәкиллеге башлыгы Патрик әфәнде Паскаль һәм Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов кул куйды.
18.09.2009
Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин “Сочи-2009” VIII Халыкара инвестиция форумы кысаларында Татарстан Республикасы экспозициясен карап чыкты.
Экспозиция халыкара форумның 5 нче номерлы павильонында 150 кв. метрдан артык мәйданда урнашкан.
Монда “Электрон Татарстан” (“Электрон Хөкүмәт” системасы һәм Электрон товар-мәгълүмат системасы), “Нефть, газ, химия кластеры”, “Төзелеш һәм транспорт”, “Авыл хуҗалыгы”, “IT-технологияләр”, “Алабуга” махсус икътисади зонасы”, “Нанотехнологияләр”, “Универсиада-2013” кебек тематик блоклар тәкъдим ителгән.
18.09.2009
Бүген Волгоград өлкәсе губернаторы Николай Максюта һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында социаль-икътисади, сәүдә һәм фәнни-техник хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куйдылар.
Документ “Сочи-2009” VIII Халыкара инвестиция форумы кысаларында имзаланды.
17.09.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Әгерҗе муниципаль районында.
Рөстәм Миңнехановның визит программасына “Ак Барс Әгерҗе” агрофирмасының бәрәңге саклагычын һәм бәрәңге кырларын карап чыгу кертелгән.