Яңалыклар

25.03.2010
Бүген Минтимер Шәймиев барлык Татарстан халкы һәм үз исеменнән Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешүе белән тәбрикләде.

"Татарстан кебек республиканың җитәкчесе булу - мәртәбәле, җаваплы эш, - диде тантанада Минтимер Шәймиев. - Рөстәм Миңнехановның тормыш тәҗрибәсе, эшли алу сәләте, компетентлыгы, кешелек сыйфатлары безнең Президентыбызның республика һәм Россия Федерациясе халкы мәнфәгатьләрендә уңышлы эшләячәгендә шик калдырмый".
25.03.2010
Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешүе уңаеннан котлауларын юллады.
25.03.2010
Бүген Рөстәм Миңнеханов рәсми рәвештә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кереште.

Вазыйфага керешү тантанасы Татарстан башкаласы Казанда, Сәйдәшев ис. Зур концерт залында узды.

Тантанада Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулывәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, Россия Дәүләт Думасының беренче вице-спикеры Олег Морозов, Ислам Конференциясе Оешмасы генераль сәркатибе Әкмаледдин Ихсаноглы, Төрекмәнстан, Казахстан, шулай ук, Согуд Гарәбстаны, Сингапур, Төркия, Иран делегацияләре дә катнашты.
25.03.2010
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында Төрекмәнстан Мәҗлесе (Парламенты) рәисе Акҗа Нурбердыеваны кабул итте.

Төрекмәнстан белән Татарстанны ныклы һәм күптәнге сәүдә, икътисадый һәм мәдәни мөнәсәбәтләр бәйли.

Әңгәмә барышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның Татарстан белән хезмәттәшлеге тигез рәвештә үсүен билгеләп үтте.
25.03.2010
Бүген Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында Ислам Конференциясе Оешмасы генераль сәркатибе Әкмаледдин Ихсаноглы белән очрашты. Очрашуда Россия Фередациясе ягыннан - Ислам Конференциясе Оешмасы каршындагы Россия Федерациясенең даими вәкиле Камил Исхаков катнашты.
24.03.2010
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм “Майкрософт Рус” ҖЧҖ арасында үзара хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды. Документны ТР Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм “Майкрософт Рус” ҖЧҖ президенты Николай Прянишников имзалады.

Килешү буенча Татарстан Республикасы белән үзәкләштерелгән лицензияләштерелгән килешүнең эшчәнлеген озынайту каралган. Ул өч ел дәвамында гамәлдә булачак һәм Microsoft продуктларын һәм технологияләрен кулланып Татарстан дәүләт хакимияте органнарының эшен тагы да камилләштерергә ярдәм итәчәк. Бу “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” проектын тормышка ашыруда чираттагы адым да.
24.03.2010
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм югары һөнәри белем бирүче “РФ Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы Академиясе” дәүләт мәгариф учреждениесе арасында партнерлык турында Килешүгә кул куелды.

Документны ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы Академиясе ректоры Владимир Мау имзалады.
24.03.2010
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль яклау, яшьләр һәм спорт учреждениеләре вәкилләренә 100 яңа автомашинадан ачкычлар тапшырды.

Ачкычларны тапшыру тантанасы “Казан” милли мәдәният үзәге каршындагы мәйданда узды.

Автомашиналарның барысы да Татарстан территориясендә, Россия Федерациясе Хөкүмәте, РФ төбәкләр үсеше министрлыгы һәм Татарстан Республикасы арасында төзелгән автотранспорт чараларын һәм коммуналь техниканы сатып алу турындагы килешү кысаларында җитештерелгән.
24.03.2010
2015 елга “Радиоприбор” ААҖ (Казан), “Әлмәт заводы “Радиоприбор” ААҖ һәм “Казан электротехника заводы” ААҖ җитештерү күләмнәрен өч тапкыр арртырачак.

Мондый максат әлеге предприятиеләрне үстерү, заказлар белән тәэмин итү һәм заманчалаштыру программасы кысаларында куелган.

23.03.2010
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында “КИТ Финанс Инвестиционный Банк” ҖЧҖ җитәкчесе Дмитрий Геркусов белән очрашты.

Дмитрий Геркусов “КИТ Финанс”ның оешма структурасы, эшчәнлекнең төрле юнәлешләре һәм алдагы үсеш перспективалары турында сөйләде.

Битләр: << 2111 ( 2112 ) 2113 2114 2115 2116 2117 2118 2119 2120 >>