VIII Бөтенроссия авыл спорт уеннарын үткәрүгә Алабуга инфраструктурасының әзерлеге турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткерделәр.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды. Әлеге киңәшмәдә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры вазифаларын башкаручы Марат Барыев, ТР финанслар министры вазифаларын башкаручы Радик Гайзатуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов һ.б. затлар катнашты.
Вәзгыять турында Алабуга башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хәнифов сөйләде.