Яңалыклар

17.04.2012
Бүген Казан Кремлендә республиканың социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертүче бертөркем хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр. Кремльнең Ак залында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов аларга Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
17.04.2012
Быел августның 15ләрендә файдаланылышка тапшырылып, киләсе уку елыннан Татарстан башкаласы Казанда, ил күләмендә беренче булып, IT-лицей-интернат ачылачак.
17.04.2012
Татарстан Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы фәнни һәм белем бирү өлкәләрендә мөнәсәбәтләрне үстерүне дәвам итәчәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Иран Президенты киңәшчесе, Иран Президентының Инновацион һәм технологик хезмәттәшлек үзәге җитәкчесе Хәмидреза Амириния белән очрашуында сүз әнә шул хакта барды.
16.04.2012
Кытайның Haier концернын суыткыч техникасының яңа производствосын төзү яки гамәлдәгесен модернизацияләү өлкәсендә “ПОЗИС” ААҖ белән хезмәттәшлек кызыксындыра. Уртак проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүген ТР Хөкүмәт йортында Премьер-министр Илдар Халиковның Кытай компаниясе делегациясе белән очрашуы вакытында каралды. Очрашуда Haier Russia компаниясе генераль директоры, Россия базарын үстерү департаменты җитәкчесе, БДБ илләренең Россия базарында глобаль проектлары кураторы Сунь Чженьхуа, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “ПОЗИС” җәмгыятенең генераль директоры Радик Хәсәнов катнашты.
16.04.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада сәнәгать һәм инновация кластеры эше хакында РФ Президенты Дмитрий Медведевка белдерде.
16.04.2012

 Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Максим Дулинов белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм башкалар катнашты.

15.04.2012
Бүген Пасха бәйрәме көнне Казан Кремленең Благовещенье Соборында «Заступница Усердная» дип аталган китап-альбомны тәкъдим итүгә багышланган чара узды. Ул православие ядкәрләренең берсе - Казан Изге ана иконасын табу һәм аны данлау тарихына багышланган. Әлеге иллюстратив басма авторлар коллективының күпьеллык тикшеренүләр нәтиҗәсе булып тора һәм киң катлам укучыларга адреслана.
13.04.2012
Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “ГАЗ” ААҖ Директорлар советы рәисе Зигфрид Вольф белән очрашты. Зигфрид Вольф җитәкчелегендәге “ГАЗ” җәмгыяте вәкилләрен сәламләп, Татарстан Президенты элегрәк Тольяттида - Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында автомобиль тармагын үстерүгә багышланган Бөтенроссия киңәшмәсендә очрашуларны искә төшереп үтте. Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, автопром проблемалары бүген автомобиль төзелеше белән шөгыльләнүче барлык илләр өчен актуаль. “Тольяттида күтәрелгән мәсьәләләрнең күбесе Россия автомобиль сәнәгате өчен гаять әһәмиятле”, -дип искәртте ул.
13.04.2012
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында, республика муниципалитетлары белән берлектә видеоконференция рәвешендә, “ТКХны реформалауга ярдәм фонды турында”гы 185 нче федераль законны гамәлгә ашыруда күп фатирлы йортларны һәм мәгариф объектларын капиталь төзекләндерү, күп балалы гаиләләргә муниципаль берәмлекләрдә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләләре буенча республикакүләм киңәшмә үткәрелә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге әлеге чарада сөйләшү гадәттәгедән тайпылып, республика муниципалитетлары өчен хәзерге вакытта проблемалы булган су басу мәсьәләсеннән башланды.
13.04.2012

Бүген, “Республика Татарстан” 95 еллык юбилеен бәйрәм иткән көндә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов редакциягә килеп, “туры элемтә” аша газета укучылар белән аралашты. Президентка сорау, теләк-тәкъдимнәр бирү мөмкинлеге хакында берничә көн алдан хәбәр ителгәнгә, күп шалтыратулар алдан ук кабул ителеп, сораулар тупланган иде, иң бәхетлеләргә исә бүген Президент белән турыдан-туры аралашырга насыйп булды.

Битләр: << 1921 ( 1922 ) 1923 1924 1925 1926 1927 1928 1929 1930 >>