Яңалыклар

20.06.2013

Бүген“Казан” халыкара аэропортында яңа очып китү-очып төшү полосасын һәм реконструкцияләнгән пассажир перронын ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, шулай ук Һава торанспортының федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Константин Махов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

19.06.2013
Бүген Мәскәүдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Федераль Җыены каршындагы РФ Закон чыгаручылар советы президиумы утырышында катнашты.

19.06.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Казан суворов хәрби училищесы башлыгы итеп билгеләнгән генерал-лейтенант ВладимирЧайников белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган әлеге очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, беренче вице-премьер Равил Моратов, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Валерий Власов һәм Казан гарнизоны башлыгы Валерий Миронченко катнашты.

19.06.2013

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Россия Федерациясе эчке эшләр министрының урынбасары, Россия ЭЭМ эчке гаскәрләре главнокомандующие армия генералы Николай Рогожкин белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Хөкүмәте вице-премьеры Әсхәт Сәфәров, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Татарстанның Иминлек Советы секретаре Валерий Власов катнаштылар.

18.06.2013

Бүген Казанда, Универсиада авылының Халыкара мәгълүмат үзәге залында үткәрелгән беренче чара кысаларында сәламәтлек саклау тармагы алдынгыларын хөрмәтләделәр. “Ел табибы – Ак чәчәкләр” VI юбилей конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәламәтлек һәм социаль үсеш министры урынбасары Татьяна Яковлева, ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, республиканың медицина җәмәгатьчелеге катнашты.

18.06.2013
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец Казанга бер көнлек эш визиты кысаларында Универсиада авылында булды. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов озата баруында ул Универсиада авылындагы торак урыннарын карап чыкты. Спортчылар өчен яшәү шартлары турында Универсиада авылы мэры Фәрид Габделганиев сөйләде. Ольга Голодец Универсиада авылының мөхтәрәм кунаклары китабында язма калдырды.
18.06.2013

Бүген журналистлар, “Ак чәчәкләр” республика премиясен тапшыру тантанасыннан соң, РФ вице-премьеры Ольга Голодецның Казанга эш сәфәре нәтиҗәсендә туган хис-кичерешләре белән кызыксынды. “Казанның медицина оешмаларына карата бер сорау да юк – алар намус белән төзелгән”, - дип белдерде Ольга Голодец массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә.

18.06.2013
XXVII Бөтендөнья студентлар уеннары утын Башкортстан Республикасы башкаласы – Уфа халкы күрде.38 факел йөртүче Универсиаданың төп символын шәһәрнең урамнары һәм мәйданнары буйлап алып барды. Ут эстафетасының озынлыгы 7 км тәшкил итте.
18.06.2013
Бүген Уфада БР Президенты Рөстәм Хәмитовның ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуы булды. Татарстан парламенты башлыгы Башкортстанга эшлекле сәфәр белән Универсиада уты эстафетасының Уфа этабына старт бирү тантансында катнашырга килгән иде.

18.06.2013

7 нче шәһәр клиник сырхауханәсендә, Республика онкология диспансерында һәм 44 нче балалар бакчасында үзенең Казанга эш визиты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов озата йөрде.

Битләр: << 1771 1772 ( 1773 ) 1774 1775 1776 1777 1778 1779 1780 >>