Яңалыклар

24.08.2013
Бөгелмә 232 еллыгын билгеләп үтә. Бәйрәмдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов, Россия оборона министрының элеккеге ярдәмчесе, генерал-полковник, Бөгелмәнең почетлы гражданины Вячеслав Мелешко, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм башка рәсми затлар катнашты.
24.08.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең транспорт министры Максим Соколов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, анда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар. 

24.08.2013
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада чорында транспорт белән тәэмин итүгә нәтиҗә ясауга багышланган киңәйтелгән утырышы узды.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Россия Федерациясе транспорт министры Максим Соколов катнашты.
24.08.2013
Ел башыннан Татарстанда 1 млн. 421,9 мең кв.м торак гамәлгә кертелгән, бу еллык планның 60 процентын тәшкил итә. Әлеге саннарны ТР төзелеш, арпхитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин бүген ТР Хөкүмәт Йортындагы республик атналык киңәшмәсендә билгеләп үтте. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
24.08.2013
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка, Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча җитәкчесе Артем Хохоринга һәм РФ Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Александр Антоновка “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденнарын тапшырды.
23.08.2013

Бүген Казанда Х "Газпром" ААҖ Спартакиадасы тәмамланды. Ябылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Газпром" ҖЧҖ идарә рәисе Алексей Миллер катнаштылар.

23.08.2013

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарындагы кадрлар үзгәрешенә кагылышлы Указларны имзалады. 2013 елның 23 август УП-823 нче Татарстан Республикасы Указы белән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе итеп Әсгать Сәфәров билгеләнде. 2013 елның 23 август УП-822 нче номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы Юрий Камалтынов Президентның кандидатурасы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән килештерелгәнчегә кадәр Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. 

23.08.2013

Бүген Болгарда Халыкара археологик тикшеренүләр үзәге тәкъдим ителде. Бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм “Газпром” ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер катнашты. Әлеге үзәкне тәкъдим итүгә кадәр рәсми затлар Болгар цивилизациясе музее белән берләштерелгән Елга вокзалында, Истәлекле билгедә, Җәмигъ мәчетендә булды. Аннары кунакларга агымдагы елның май аенда ачылган Халыкара археологик тикшеренүләр үзәге тәкъдим ителде. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул яңа үзәк халыкка хезмәт итәчәк дип белдерде.

23.08.2013

Бүген “Газпром” ААҖ идарә рәисе Алексей Миллер Казанга эш визиты белән килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков һәм башкалар каршы алды. Исегезгә төшерәбез, Алексей Миллерның Казанга килүенең төп сәбәбе - "Газпром" ААҖнең X җәйге Спартакиадасын ябу тантанасында катнашу.

23.08.2013

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре урынбасары, армия генералы  Рәшид Нургалиев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Битләр: << 1741 1742 1743 1744 1745 1746 1747 ( 1748 ) 1749 1750 >>