Бүген Казанда юл хәрәкәте иминлеген арттыру һәм андагы һәлакәтләрне киметү, аларның авыр нәтиҗәләрен киметү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ коллегиясенең уртак утырышы уздырылачак.
Бүген Казанда “Сәләт” хәрәкәтенең 20 еллыгына багышланган бәйрәм концерты үткәрелде. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Сәләт” хәрәкәтендә төрле елларда катнашучылар булды.
Татарстанда оешкан дәүләт яшьләр сәясәтен 20 ел гамәлгә ашыру эчендә бу өлкәдә зур тәҗрибә тупланган. Бүген Мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында оешкан дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга 20 ел тулуга багышланган “Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру тәҗрибәсе һәм перспективалары” Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының коллегия утырышында әйтте. Коллегия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген йөреп чыкканда Горький, Боратынский, Ульянов-Ленин мемориаль музейларында, Толстой усадьбасында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, республика мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестиция-венчур фонды оештырган эшлекле иртәнге ашта катнашты. Чара "Татарстан Республикасының 50 иң яхшы иннновацион идеясе" X юбилей конкурсының җиңүчеләрен бүләкләүгә багышланды. Эшлекле аш технологияләрне коммерцияләштерү уңышлары, перспективалары һәм бурычларына багышланды һәм Казандагы "Корстон" КСКК мәйданчыгында узды. Анда "Россия венчур компаниясе" ААҖ генераль директоры Игорь Агмирзян, Россия венчур инвестицияләү ассоциациясенең башкарма директоры Альбина Никконен, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.