Яңалыклар

14.05.2015
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Илкүләм дан үзәге” төбәкара иҗтимагый фонды вице-президенты Наталья Якунина гаиләләргә һәм аналарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән ТР Хөкүмәте программалары комплексы һәм «Святость материнства» - “Ана изгелеге” Бөтенроссия программасын гамәлгә ашыру турындагы килешү имзалады.
13.05.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Корек Груп» идарә рәисе (Иракның Курд автоном районы) Сирван Барзани белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы  Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республиканың эре предприятиеләре вәкилләре һәм Ирак делегациясе әгъзалары катнашты.
13.05.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районына эш сәфәре кылды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм башкалар озата йөрде.

Искәртәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Менделеевск һәм Алабуга муниципаль районнарына барды. Сәфәренең максаты - җирле аграрийлар белән язгы кыр эшләре турында фикер алышу, "Аммоний" ААҖ объектларын төзү белән танышу, шулай ук берничә мәдәни һәм спорт объектын ачу тантаналарында катнашу.

13.05.2015

Язгы кыр эшләрен бер атна эчендә тәмамларга кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бу хакта Татарстан Республикасы Алабуга мунициципаль районына эш сәфәре кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмәсе барышында хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада бүген язгы кыр эшләре әйбәт бара. Былтыргы белән чагыштырганда бер көнгә генә соңга калып барабыз, диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ассызыклаганча, төп бурыч – чәчү эшләрен бер атна эчендә тәмамларга кирәк. "Моның өчен бөтен нәрсә бар: техника да, тырышлык та", - диде ул.

13.05.2015
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе “Отель Джузеппе” ҖЧҖ генераль директоры Джузеппе Спарта белән очрашты.
13.05.2015
Бүген Татарстан Менделеевск районы Сәйтәк авылында күп функцияле иҗтимагый үзәк ачылды. Чарада ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
13.05.2015

Бүген Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  Менделеевскида аммиак, метанол һәм грануллы карбомид җитештерү комплексы төзелеше проектын тормышка ашыру барышы белән танышты. Республика лидерын "Аммоний" ААҖ генераль директоры Сергей Шевченко озатып йөрде. Рөстәм Миңнеханов елга суны әзерләү җайланмасы, реформинг, карбамид склады һәм газ-турбина җайланмасы кебек кайбер объектларны карады. Бүгенге көндә комплексны төзү тәмамлану алдында, кайбер объектларда эшләтеп җибәрү башкарыла.

13.05.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Югострой" концерны президенты Йиржи Герле (Чехия Республикасы) белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы  Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Алабуга” МИЗ СҖТ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты. 

12.05.2015
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Majid Al Futtaim ( Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) компаниясе вәкилләре Франк Витек һәм Пьер Кассиматис белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Бохараев катнашты.
12.05.2015

Моношәһәрләрне үстерү Татарстан өчен төп бурычларның берсе булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Моношәһәрәр үсеше фонды” коммерцияле булмаган оешма генераль Дмитрий Скриванов белән очрашуда белдерде. Татарстан Республикасы  Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, республика министрлыклары һәм ведомтсволары вәкилләре катнашты. 

Битләр: << 1481 1482 1483 1484 1485 1486 1487 ( 1488 ) 1489 1490 >>