Яңалыклар

15.07.2015
Бүген Питрәч муниципаль районы Иске Шигали авылында күп функцияле үзәк рәсми ачылды. Авыл халкының олысы-кечесенең шушы вакыйга уңаеннан шатлыгын уртаклашырга Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров килгән иде. Тантанада ТР Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы Аппараты вәкилләре катнашты. Мәртәбәле кунакларны җыр-биюләр белән район үзешчәннәре каршы алды.
15.07.2015
Бүген “Зөянең тарихи-мәдәни һәм рухи мирасы “ халыкара конгрессы кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ТРның тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу республика фонды, Карелия Республикасы Мәдәният министрлыгы ,“Кижи” дәүләт тарих-архитектура һәм этнографик музей-тыюлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
15.07.2015
Бүген кече һәм урта бизнеска ярдәмнең реаль механизмынарын булдыру һәм гамәлгә кертү мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – бизнес өчен таяныч» бөтенроссия кече һәм урта бизнес форумында хәбәр итте. Чара Иннополиста А.С. Попов исемендәге технопаркта узды. Форумда шулай ук Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Тулин, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, «Опора России» кече һәм урта эшкуарлык бөтенроссия иҗтимагый оешмасы президенты Александр Калинин, шулай ук Россиянең 40 регионыннан «Опора России»нең 165 лидеры катнашты.
15.07.2015

Татарстан Республикасының Казахстан Республикасында Тулы вәкаләтле вәкиле итеп Рөстәм Вәлиуллов билгеләп куелды.
Указга (ПУ-653) бүген, 2015 елның 15 июлендә, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов имза салды.

15.07.2015
Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!
Сезне чын йөрәктән Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Әлеге бөек тантана рухи чисталык, яхшы күңеллелек һәм шәфкатьлелек символы булган изге Рамазан ае тәмамлануын билгели. Ул бездә тыйнаклык тәрбияли, барыбызны да тынычлыкка өнди, үз-үзеңне камилләштерергә, олыларга һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтә. Озын һәм эссе җәйге көннәрдә ураза тоту - Аллаһы Тәгаләгә тугрылыгыбызны исбатлау өчен аерым бер мөмкинлек.
15.07.2015
Бүген Казан Кремлендә “Зөянең тарихи-мәдәни һәм рухи мирасы” халыкара конгрессының тантаналы ачылышы һәм пленар утырышы узды.
15.07.2015

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге ситуацияне тикшереп тору советы утырышы уздырылды.

15.07.2015

Казанның тарихи үзәгендә объектларны төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үтте, анда ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан мэры Илсур Метшин, Казан шәһәренең баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар катнашты. 

15.07.2015
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнары автопаркы 72 яңа эш машинасы белән тулыланды. Полиция участок уполномоченныйлары һәм патруль-пост хезмәте инспекторларына яңа транспорт ачкычларын ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин тапшырды.
14.07.2015

Бүген Иннополис шәһәрендә Саклык банкы һәм Татарстан Республикасы арасында ике килешү төзелде: беренчесе - ислам финанславы өлкәсендә хезмәттәшлек турында, икенчесе - "Безналичный Татарстан" исемле. Килешүләрне Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм "Саклык банкы" идарә рәисе Герман Греф имзалады.

Битләр: << 1451 1452 1453 1454 1455 1456 1457 ( 1458 ) 1459 1460 >>