Яңалыклар

22.10.2015
Бүген кич Казанга Россия Федерациясе мәдәният министры Владимир Мединский килде.

"Казан" халыкара аэропортында аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.
22.10.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай шәһәренең тарихи үзәген карап чыкты. Аны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе  Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм башкалар озата йөрде.

22.10.2015

Татарстанда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга җитди игътибар бирелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең һәм Татарстан Республикасында хокук тәртибен тәэмин итү буенча  координацион киңәшмәнең уртак утырышында хәбәр итте.   

Чара Чистай шәһәрендә узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм башкалар катнашты

22.10.2015
Бүген ТРның Яшел Үзән районында Йошкар-Ола - Яшел Үзән автомобиль юлының 115нче чакрымында транспорт чишелеше объекты ачылды.
22.10.2015
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов реконструкциядән соң М7 "Идел" автомобиль юлының 957 км - 970 км участогын тантаналы ачуда катнашты. Чарада шулай ук Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев, подряд оешма җитәкчеләре дә бар иде.
22.10.2015
Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Киләчәк ориентирлары” III Халыкара туристик форум ачылды. Әйтергә кирәк, ике елга бер мәртәбә уза торган бу форум Россиянең туризм бизнесы вәкилләре өчен әһәмиятле чара. Быел форумның темасы – “Яңа коммуникацион киңлектә глобаль туризм индустриясе”. Форум РФ Мәдәният министрлыгы, Туризм буенча федераль агентлык, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән оештырылган. Форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. 
22.10.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Экология министрлыгы хезмәткәрләренә автомобиль ачкычлары тапшырдыЧара Казанда С.Сәйдәш исемендәге Зур концерт залы каршындагы мәйданда уздырылды. Аерым алганда, министрлык автопаркы 8 “Нива”, 8 “Лада Гранта” автомобильләре, шулай ук “Газель” автомобиле базасында урнашкан 1 күчмә экологик лаборатория белән тулыланды.

21.10.2015

Татарстан Республикасында алкоголь базарының күпләп һәм ваклап сату сегментларында бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын (БДАМС) кертүнең «юл картасын» әзерләү буенча эш төркеме төзеләчәк.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында БДАМСны тәкъдир иткәндә хәбәр итте.  

Чарада Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт   (Росалкогольрегулирование) җитәкчесе Игорь Чуян да катнашты.

21.10.2015

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ штаб-фатирында республиканың кече нефть компанияләре белән кварталлык киңәшмәсен үткәрде. Киңәшмәдә "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль бүлекләре җитәкчеләре, ТР Президенты һәм Хөкүмәте аппаратларының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

21.10.2015
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта 2015 елның тугыз аенда "Татнефть" ГАҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның ноябрь аена бюджеты расланды. 2016 елга нефть чыгару һәм геология-техник чаралар планнары турында мәгълүмат тыңланды. 2015 елда "Татнефть" ГАҖ нефть чыгару күләме 26,707 млн. тонна булыр дип көтелә, шул исәптән Әшәлче ятмасында - 378,1 мең тонна. 

Битләр: << ( 1411 ) 1412 1413 1414 1415 1416 1417 1418 1419 1420 >>