Яңалыклар

07.12.2015

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Катар Дәүләтенең Икътисад һәм сәүдә министры Шәйх Әхмәд бән Җассим бән Мөхәммәд Әль Тани белән очрашты. Очрашу Доха шәһәренә Рөстәм Миңнехановның ике көнлек визиты кысаларында узды. 

07.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Доха шәһәренә (Катар) эш сәфәре белән килде. Аэропортта аны Катар Яшьләр эшләре һәм спорт министры Сәлах бән Ганем Әль Гали каршы алды.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелеге белән берничә рәсми очрашу уздырачак.

07.12.2015

Бүген Ашхабадта Төрекмәнстан Республикасы Министрлар Кабинеты бинасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Төрекмәнстан Республикасы Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта бер көнлек эш сәфәрендә. 

07.12.2015

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанга бер көнлек эш визиты белән килде. Ашхабад аэропортында Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан хакимиятенең рәсми вәкилләре белән Төркмәнстан Нейтралитеты Монументына юнәлде, анда ул чәчәкләр салды. 

07.12.2015

Бүген Казан Кремлендә коррупциягә каршы көрәшкә багышланган республика иҗади эшләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Лаеклы бүләкләрне укучылар, студентлар һәм журналистлар алды.

07.12.2015

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Куба Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмилио Лосада Гарсиа белән очрашты.

Ике яктан да катнашучылар Россия-Куба мөнәсәбәтләре кысаларында киләчәктә хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Искә төшерәбез, 2015 елның 2-3 ноябрендә Илдар Халиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе Кубада булды. Ул вакыттагы очрашу барышында берничә килешүгә ирешелгән иде.

07.12.2015

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Unirazak университеты президенты – профессор Мд. Забид Хаҗи Абдул Рәшид җитәкчелегендәге Россия-Малайзия  консорциумы вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Илдар Халиковка Россия территориясендә эшләүче кредит оешмалары җирлегендә ислам банкы яисә банк бүлекчәләре булдыру буенча техник-икътисади нигезләмә тәкъдим ителде.

06.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.

 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган утырышта катнашучылар «Террористик гамәлләр булырга мөмкин булган объектларны һәм кшеләр күп була торган урыннарны террорчылыктан саклауны камилләштерү турында»гы мәсьәләне карадылар.

Чара видеоконференцэлемтә режимында алып барылды, анда  муниципаль районнар башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең террорчылыкка каршы комиссияләре әгъзалары, эре предприятиеләр, социаль билгеләнештәге объектлар җитәкчеләре катнашты.

05.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстанның эшлекле партнерлары" X форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Чара "Корстон" кунакханә комплексында узды, анда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТР Премьер-министры урынбасары-сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, РФнең 52 төбәгеннән һәм 23 илдән 600 делегат катнашты. 

 

05.12.2015

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы ярминкәләре 26 декабрьгә кадәр  барачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Битләр: << 1391 1392 1393 ( 1394 ) 1395 1396 1397 1398 1399 1400 >>