Яңалыклар

24.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе округы Арбитраж суды төзелүгә 20 ел тулуга багышланган тантанада катнашты.

Тантана Казан Ратушасында узды.

Искәртәбез, Идел буе округы Арбитраж суды (2014 елның 6  августына кадәр – Федераль Идел буе округы арбитраж суды) 1995 елның ноябрендә федераль закон нигезендә төзелгән иде. Аның даими урыны итеп Казан шәһәре билгеләнде.

24.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ Федераль Собраниесенең Федерация Советы әгъзалары белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. 

24.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы  президиумының чираттагы утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

23.12.2015

Бүген Болгарда “Ак мәчет”тә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган дини бәйрәм чарасы уздырылды.12 декабрьдә һиҗри календарь буенча өченче ай – Рәбигүл әүвәл ае башланды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлламнең туган көне әлеге айның 12 нче көненә туры килә. Рәбигүл әүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә дини мәҗлесләр үткәрә, мохтаҗларга ярдәм итә, сәдака өләшә.

23.12.2015

Бүген Болгарда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев үзәк дини оешма җитәкчеләре – Болгар ислам академиясен оештыручылар белән очрашты: Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов. 

23.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә гомуми белем системасын камилләштерү мәсьәләләренә багышланган  Дәүләт Советы утырышында катнашты.

Утырыш Россия Президенты Владимир Путин рәиселегендә узды (Мәскәү, Кремль). 

Утырышны ачып Владимир Путин искәрткәнчә, 2000 нче еллар башында кешеләр потенциалын, иң мөһим паритетларның берсе буларак кеше капиталын ныгыту мәсьәләләре билгеләнде, аннан 10 елдан соң "Мәгариф" илкүләм проект башланып китте, 2011-2013 елларда региональ гомуми мәгариф системалары модернизацияләнде.  

 

23.12.2015

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТКХ (Торак - коммуналь хуҗалыгы) мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте.

23.12.2015

Бүген Болгарда ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев кунакханә комплексы төзелеше мәсьәләләре буенча оператив киңәшмә уздырды.

23.12.2015

Бүген Казанда “Сөембикә” тоннель казу комплексы эшләтеп җибәрелде, ул булачак “Имәнлек” станциясеннән “Җиңү проспекты” станциясенә кадәр тоннель үткәрәчәк. Машинаны эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

22.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел спортчысы-2015» чарасы кысаларында Татарстан Республикасының иң яхшы спортчыларын бүләкләде. Чара  «Корстон» КСККда узды. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Казан тагын бер мәртәбә үзенең Россиянең спорт башкаласы икәнен раслады һәм бүген зур масштаблы, шул исәптән Олимпиада уздырырга да әзер икәнен күрсәтте. 

Битләр: << 1381 1382 1383 1384 1385 ( 1386 ) 1387 1388 1389 1390 >>