Яңалыклар

27.01.2016

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татэнергосбыт” ААҖ Директорлар советының 2016 елда беренче утырышы узды.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында үтте.

Компания директоры Рифнур Сөләйманов 2015 елның төп нәтиҗәләре турында доклад ясады, шул исәптән узган ел өчен компаниянең финанс-хуҗалыгы эшчәнлеге, республика кулланучыларының электроэнергия өчен бурычлары турында мәгълүмат җиткерде.

27.01.2016

2015 елда мәҗбүри социаль иминият взнослары хисабына РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге бюджетына 12 млрд сумга якын акча алынган. Алдагы ел белән чагыштырган вакытта 129 млн сумга артыграк җыелган. Бүген учреждение координация советының киңәйтелгән утырышында чыгыш ясап, Фондның төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин әнә шундый саннарны мисал итеп китерде.

27.01.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Educare (Сингапур) компаниясенең генераль директоры Майк Тируман белән очрашты. 

ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты. 

 

27.01.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына 2016 елда гаилә институтын ныгыту һәм квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләренә күбрәк игътибар итәргә йөкләде. Бу хакта ул ведомство коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде. 

27.01.2016

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән РФ Социаль иминият фонды рәисе Андрей Кигим бүген Россия Социаль иминият фонды Татарстан бүлегенең яңа консультация-клиентлар үзәге эше белән таныштылар. Яңа үзәк 2015 елның июленнән эшли. Ул төбәк бүлеге бинасының 1 нче катында урнашкан (К.Нәҗми ур., 2/39 йорт).

ТР Президентына үзәкнең роле, клиентларга хезмәт күрсәтү тәртибе турында сөйләделәр. Республика лидеры мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен билгеләнгән электрон чират системасын һ.б. да сынап карады.

26.01.2016

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ведомствоның йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан таможнясы эшчәнлегенә бәя бирде. Бу чарада шулай ук Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мәүликов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

26.01.2016

Бөтен дөньяда, шул исәптән Россия Федерациясендә, грипп белән авыручылар саны арта бара. Татарстан Республикасында да гыйнварның икенче атнасыннан авыруның күтәрелеше күзәтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте.

Брифингта шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм КДМУның балалар инфекциясе кафедрасы мөдире, балалар инфекциясе буенча баш белгеч Владимир Анохин катнашты.

25.01.2016

“Ел студенты-2015” исеменә быел Икътисад, идарә һәм хокук институтының Яр Чаллы шәһәре филиалы студенты Диана Мамакова лаек булды. Бу хакта бүген “Пирамида” күңел ачу комплексында узган “Ел студенты-2015” республикакүләм премиясендә игълан ителде.

Бүләкләрне җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.

25.01.2016

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" хоккей командасы һәм аның тренер составына теләктәшлек сүзләре җиткерде.

25.01.2016

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

 «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин 2015 елда республика нефть-газ комплексы предприятиеләре эшчәнлегенә йомгак ясады. Татарстанда комплексның барлык база предприятиеләре дә  2015 елны табышлы тәмамлаганнар. Сатудан табыш үткән ел белән чагыштырганда 1,5 мәртәбә арткан.

Битләр: << 1371 1372 1373 1374 1375 1376 ( 1377 ) 1378 1379 1380 >>