Яңалыклар

20.07.2016

Бүген көннең икенче яртысында Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл  Татарстан Республикасына рәсми визиты кысаларында Свияжск утрау-шәһәренә барды. Аны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Свияжск Богородице-Успенский ирләр монастыре настоятеле  игумен Силуан һәм башкалар озата йөрде.  

20.07.2016

Тарихи ватанында бөек рус шагыйре һәм күренекле дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинга һәйкәл ачылу – Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен Россия күләмендә әһәмиятле вакыйга дип саный Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл.

Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, күрше метрополияләр башлыклары һәм ТР Хөкүмәте әгъзалары катнашты.

 

20.07.2016

"Татарстанга сәяхәтем бу җирдән - Лаеш районының Каипы авылыннан - башлануына мин бик шат, бигрәк тә рус шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Державин вафат булуына 200 ел тулу көнендә", - дип белдерде Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Гавриил Державинның туган җирендә. 

Искәртик, Каипы авылына Патриарх һәм аны озата йөрүче затлар турыдан "Казан" халыкара аэропортыннын килделәр. 

Патриарх Кирилл Богоявление гыйбадәтханәсен карады, аның янында Гавриил Державин ата-анасы күмелгән. 

20.07.2016

Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Казанга килүгә барлык дини кешеләргә мөрәҗәгать итте һәм православие вәкилләрен һәм мөселманнарны килешеп һәм тату яшәргә чакырды.

“Минем күптән Татарстанга киләсем килгән иде, чөнки Казан һәм Татарстан илебез тормышында һәм язмышында аерым роль уйный. Бүген Татарстан – Россиянең социаль һәм икътисади өлкәдә иң үсеш алган төбәкләрнең берсе”, - диде ул.

20.07.2016

Бүген Татарстан Республикасына ике көнлек визит белән Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл килде. 

"Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, Казан мэры Илсур Метшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, руханилар һәм рәсми затлар каршы алды.

20.07.2016

Бүген Татарстанга эш визиты белән Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Казанга РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Татарстанга Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл визиты сәбәпле килде. 

20.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы - Россия Оборона министрының беренче урынбасары, армия генералы Валерий Герасимов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин катнашты.

20.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кремонини груп» (Cremonini Group) компаниясе президенты Луиджи Кремонини җитәкчелегендәге компания делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, «Просто молоко» УК генераль  директоры Марат Моратов һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы белән «Кремонини груп» компаниясе арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

19.07.2016

Бүген кич С. Сәйдәш исемендәге Зур дәүләт концертлар залында Татарстан Республикасында Санкт-Петербург сәнгать осталары концерты булды.  

Концерт Татарстан Республикасында Санкт-Петербург көннәре кысаларында узды.  

Тамашачыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко чыгыш ясады.

19.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко белән очрашты. Очрашуда Татарстан ягыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР беренче вице-премьеры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.  

Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Георгий Полтавченко Санкт-Петербург Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.    

Битләр: << 1291 1292 1293 1294 1295 ( 1296 ) 1297 1298 1299 1300 >>