Яңалыклар

15.09.2016

Бүген кич Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе,  ЮНЕСКОда Россиянең даими вәкиллеге өлкән киңәшчесе Дмитрий Княжинский, РФ Тышкы эшләр министрлыгының тарих-документаль департаменты директоры Александр Кузнецов белән очрашты.

15.09.2016

Ел башыннан Татарстан  юлларында 1045 тапкыр җәяүлеләрне таптату булган. Моның һәр өчесе республикада җәяүлеләр өчен билгеләнгән юлда була. 6454 җәяүлеләр өчен билегеләнгән юлларның яртысында диярлек төрле җитешсезлекләр бар. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республиканың Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.

15.09.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ-мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында үтте. Очрашу барышында Владимир Чагин Рөстәм Миңнехановка "Ефәк юл - 2016" ралли-рейд нәтиҗәләре турында сөйләде. Раллиның бер өлеше Татарстан башкаласы аша Казан елгасының яры буйлап үтте. Аның сүзләренчә, республика территориясендә һәм спорт чарасының башка өлешләрендә дә оештыру эше югары дәрәҗәдә башкарылган иде. 

15.09.2016

Бүген Казанда “Пирамида” комплексында “ЛУКОЙЛ” ГАҖнең VII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында иҗүчеләр игълан ителеп бүләкләнде. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Әлеге чара “ЛУКОЙЛ” компаниясе эшчәнлегенең 25 еллыгына багышлап үткәреде. Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы ”Лукойл” ГАҖ эшчәнлек алып барган барлык төбәкләрдә дә уздырыла, 2010 елдан – Татарстан Республикасында да. Татарстанда аны “РИТЭК” оештырган.

 

15.09.2016

Бүген “Императив тотрыклы үсеш буларак кешелекне саклау” халыкара форумының экспертлар панель утырышында дискуссияләр Казан Ратушасында дәвам итте.

Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.

15.09.2016

Бүген "Лукойл" ГАҖнең беренче башкарма вице-президенты Равил Маганов җитәкчелегендәге компания делегациясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендә үткән очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделганиев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Ритэк» АҖ генераль директоры Николай Николаев һәм башкалар катнашты. 

15.09.2016

Хәзерге дөньяда барлык кыйммәтләрнең дә төп активы һәм үлчәме кеше булып кала, ә дәүләт сәясәте нәтиҗәлелеген бәяләү критерие – гражданнарның тормыш сыйфаты. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Тотрыклы үсеш императивы буларак, кешелекне саклап калу» халыкара форумы утырышында хәбәр итте. Утырыш  Казан Ратушасында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКОның Мәрхәмәт ихтыяры илчесе, «Халыкларны саклап калу өчен» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте президентташы Александра Очирова, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирас өлкәсендә контроль, күзәтчелек һәм лицензияләү департаменты директоры Владимир Цветнов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.  

15.09.2016

2017 елда бакчачылык һәм дача җәмгыятьләренең көн кадагындагы проблемаларын хәл итү өчен Татарстан бюджетыннан 550 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта әлеге бергәлекләр мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.

15.09.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Эли Исаев белән очрашты.   

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президентының эш кабинетында узды.   

14.09.2016

Бүген Казанда ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Фәннәр академиясе, “Яңарыш” республика фонды, Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, “ТИСБИ” идарә университеты оештырган “Императив тотрыклы үсеш буларак кешелекне саклау” халыкара форумы ачылды. Форум кысаларында халыкара фәнни-гамәли конференция, гуманитар куркынычсызлык өлкәсендә дөньякүләм танылган белгечләр катнашында экспертлар панель утырышы уздырыла.

Форум яңа гуманизм төшенчәсен аңлау, кешелекне саклау мәсьәләләренә, җәмгыятьнең тотрыклы үсеше, мәдәни мирас объектларының дөньякүләм универсаль кыйммәтләре проблемаларына, гуманитар куркынычсызлык төшенчәсен билгеләүдәге алымнарга, шулай ук аны тәэмин итү ысуллары һәм механизмнарына багышланган. Форумның темасы һәм проблематикасы ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова тарафыннан хупланган.

Халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы бүген КФУның Попечительләр советы залында узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе рәисе урынбасары Александр Дзасохов һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, “Халыкны саклап калу өчен” гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте президентташы, “Хатын-кызның киләчәге” халыкара хатын-кызлар үзәге” халыкара иҗтимагый оешмасы президенты, ЮНЕСКОның игелекле ихтыяр илчесе Александра Очирова катнашты.

Битләр: << 1261 1262 1263 1264 1265 1266 1267 1268 ( 1269 ) 1270 >>