Яңалыклар

28.10.2016

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков бүген “Tatarstan Top Hotels Awards” (“Татарстанның иң яхшы кунакханәләре”) һәм “Tatarstan Top Restaurants Awards” (“Татарстанның иң яхшы рестораннары”) беренче һөнәри премия лауреатларын бүләкләде.  Конкурска нәтиҗә ясау Казанның “Ривьера” мәйданчыгындагы “Панорама” ресторанында узды.

28.10.2016

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

28.10.2016

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының (ИХО) элеккеге генераль секретаре, Төркия парламенты депутаты Әкъмәледдин Ихсан углы белән очрашты.

27.10.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков “Schneider Electric” компаниясе делегациясе  белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Андрей Поминов, Казан дәүләт энергетика университеты Эдвард Абдуллаҗанов, республиканың сәнәгать һәм энергетика компанияләре вәкилләре катнашты.

27.10.2016

ТР Министрлар Кабинетында ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин ачты.

25.10.2016

Чаллыда трамвайларны яңарту өчен предприятие булдыру планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР сәгәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сөйләде.

“Яңарту блогы, тулысынча җыеп бетерү Чаллыда башкарылачак, детальләрнең бер өлеше монда эшләнәчәк, бер өлеше Беларуссиядән кайтарылачак, мондый җыю эшләрен нәкъ менә Чаллыда оештыру турында сүз бара”, - дип билгеләде Альберт Кәримов.

25.10.2016

Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Президенты җитәкчелегендәге делегациянең Белоруссия һәм Германиягә сәфәре нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов билгеләгәнчә, 2016 елның 17-18 октябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе Белоруссия Республикасында булды.

24.10.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков “Татспиртпром” АҖ директорлар советының күчмә утырышын уздырды, ул Казан ликер- аракы заводында үтте.

24.10.2016

Бүген Казанда югары медицина технологияләр үзәгендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының чираттан тыш  коллегия утырышы узды.

Бу чарада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков катнашты.

Илдар Халиков утырышны ачып, коллегия сәламәтлек саклау өлкәсендә “көнкүреш” коррупциясен бетерү буенча фикер алышуга багышлана, дип билгеләде.

24.10.2016

2016 елның 22 октябреннән 31 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы кыска ялда булачак.

Битләр: << 1241 1242 1243 1244 1245 1246 1247 ( 1248 ) 1249 1250 >>