Яңалыклар

11.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе региональара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, Идел буе региональара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Артем Николаев, ТР Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфигуллин катнаштылар. 

10.05.2017

Иң күп билет Казанда узачак Россия һәм Мексика арасындагы Конфедерацияләр кубогы матчына сатылган. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте. 

10.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә һәм Арча мунициципаль районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

Эш сәфәрендә аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.

10.05.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районына эш сәфәре кылды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев озата йөрделәр. 

10.05.2017

Быел Татарстанда чәчү эшләрен 20 майда төгәлләү бурычы тора. Зәй һәм Сарман районнарында тәмамланып килә.  Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

10.05.2017

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit - 2017” халыкара икътисад саммитына әзерлек буенча оештыру комитетының утырышын уздырды.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР вице-премьеры – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнашты.

10.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы У Инцинь белән очрашты. Ул ассызыклаганча, Татарстан КХР белән булган мөнәсәбәтләрне югары бәяли. Бүген республика Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә, берничә Кытай провинциясе, компанияләре һәм вузлары белән ныклы элемтәдә тора, дип хәбәр итте Татарстан Президенты. 

10.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты 2017 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында алкоголь һәм спирт продукциясе әйләнеше өлкәсендә вәзгыятьне күзәтчелек итү буенча Совет утырышын үткәрде. ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

09.05.2017

Бүген Җиңү Көнендә Казанда "Үлемсез полк" акциясе узды. Тантаналы йөрештә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм гражданнар катнашты. 

09.05.2017

Казанда Меңьеллык Мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 72 ел тулу уңаеннан бәйрәм Парады узды.  Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка дәүләт эшлеклеләре белән беррәттән ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм башкалар катнашты.

Битләр: << 1161 1162 1163 ( 1164 ) 1165 1166 1167 1168 1169 1170 >>