Яңалыклар

12.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб әгъзалары белән очрашты. Чара Мәскәүдә узды. Очрашуда 100дән артык Мәскәү һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.  

Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб 2010 елда оештырылган иде. Төп максаты – Татарстанның икътисады үсешенә ярдәм күрсәтүгә юнәлгән иҗтимагый инициативаларга, республика проектларын, шул исәптән милли мәдәниятне һәм телне саклап калу өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү.

12.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында катнаша. Очрашуда йөзләп журналист катнаша. 

12.12.2018

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев очрашуы узды. 

Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисенә төбәкнең социаль-икътисадый үсеше, икътисад үсешенең төп күрсәткечләре, республика программаларын гамәлгә ашыру барышы турында хәбәр итте.

 

12.12.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген  “Ел җитәкчесе - 2018” республика конкурсының комиссия утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.

12.12.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бүләкләр тапшыру тантанасы Казан Кремлендә узды.

12.12.2018

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның массакүләм мәгълүмат чараларында мөрәҗәгате

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Россиянең дәүләт бәйрәме – Конституция көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Бөтенхалык референдумында Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителгән көннән алып узган чирек гасыр дәвамында илебезнең төп Кануны үз гражданнарының мәнфәгатьләре сагында тора.

11.12.2018

Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе Конституциясе 25 еллыгы уңыеннан Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов исеменнән тантаналы кабул итү чарасы узды. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, Россия Федерациясе Конституциясен кабул итү илнең көчле иҗтимагый үсешен тотрыкландыруга ярдәм итте. 

Контитуция икътисадый һәм сәяси системага хокукый нигез салды, диде Рөстәм Миңнеханов, гражданнарның төп хокукларын һәм ирекләрен игълан итте, дөньядагы иң яхшы тәҗрибәләрне үз эченә алды.

11.12.2018

Бүген Россия Федераль Собраниесе Федерация Советында "Россия Федерациясе субъекты" кысаларында Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко чыгышында билгеләгәнчә, Татарстан - Россия Федерациясенед уңышлы төбәкләренең берсе. Аның сүзләренчә, уңышның нигезе республикада һәр яшәүче кешенең хезмәтендә.

11.12.2018

Татарстанда 2018 ел дәвамында 1872 ягулык үрнәге лаборатор сынау уздырылган, шуларның 3,7%ы, ягъни 69 очракта техник таләпләргә туры килми. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында  узган брифингта Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану идарәсе башлыгы  Роберт Гыйләҗиев хәбәр итте.

11.12.2018

Татарстанда ягулык бәяләре Идел буе федераль округының башка төбәкләренә караганда түбәнрәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану идарәсе башлыгы Роберт Гыйләҗиев хәбәр итте.

 

Битләр: << 911 912 913 914 915 916 917 918 919 ( 920 ) >>