Рәсми Татарстан сайтында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионаты финаль этабының ачылу тантанасы трансляциясе оештырыла. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» мәйданчынгының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионаты финалын уздыруга әзерлеген бәяләде.
Искәртәбез, «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионаты финалы Казанда 2019 елның 20-24 маенда узачак.
Чемпионат «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак һәм WorldSkills Kazan 2019 стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты (2019 елның 22-27 августы) алдыннан сынау рәвешендә булачак.
Республикада санитар-экологик ике айлык барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Республикада быелгы чәчү кампаниясе һәм терлекчелек үсеше турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
17 майга Татарстанда 1 млн. 38 мең квадрат метр торак эксплуатациягә кертелгән – планның 42,8%. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
“Бәллүр каләм” - “Хрустальное перо” XXII бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы бүген “Пирамида” комплексында узды.
Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
ТР Министрлар Кабинеты башлыгы барлык журналистларны һөнәри бәйрәмнәре - Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген төбәк инжиниринг һәм прототиплаштыру үзәкләре эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбул провинциясе Губернаторы, Истанбул мэры вазыйфаларын башкаручы Али Йерликая белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Али Йерликаяга очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул кыскача гына Төркиягә әлеге эш сәфәре турында сөйләде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе һәм “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасында беренче күптелле белем бирү комплекслары проектын гамәлгә ашыру концепциясен эшләп бетерү һәм аның барышы буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Администрациясе каршындагы Дәүләт архивында булды. Аны Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова озата йөрде.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Дәүләт архивлары идарәсе ведомствосында Осман һәм Республика архивлары бар, анда бай җыентыклар һәм тарихи документлар күп.