Иннополис территориясендә нинди проектлар гамәлгә ашырылачагы турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка мәгълүмат бирделәр.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар белән бергә, Иннополиста яңа объектлар төзү өчен билгеләнгән берничә мәйданчыкны карады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль диңгез һәм елга транспорты агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Тарасенко белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Быел БДИның контроль-үлчәү материалларына үзгәрешләр аз кертелде. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Булгарпиво" ААҖ җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко профессор А.Ф. Агафонов ис. Казанның клиник йогышлы авырулар сырхауханәсенең медперсоналы белән очраштылар.
Искәртәбез, 23 февральдә йогышлы авырулар сырхауханәсенә Diamond Princess Япония круиз лайнерыннан эвакуацияләнгән сигез россиялене урнаштырганнар иде. Ике атна алар махсус бокста карантинда булдылар. Бүген барлык пациентлар да сырхауханәдән чыгарылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән очрашты.
Очрашуда республикада сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүнең стратегик мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Кадерле хатын-кызлар!
Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Узган гасырдан башлап бу бәйрәм күпмилләтле халкыбыз тормышында күренекле урын алды, без аны хәзер яз җитүеннән һәм табигатьнең кышкы йокыдан уянуыннан аерылгысыз дип кабул итәбез. Бу очраклы түгел: һәрбер хатын-кыз, ягымлы кояш кебек, тирә-юньдәгеләргә мәхәббәт, наз һәм җан җылысы бүләк итә, җиһанны нурга күмә, шатлык өләшә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган һәм "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсын йомгаклауга багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара Казанда С.Сәйдәшев ис. Зур концертлар залында узды. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин теркәү хокуклары булмаган күчемсез мөлкәт объектларын барлау барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Агросәнәгать комплексында кадрлар әзерләү турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.