Бүген Саран шәһәрендә (Казахстан) «Татнефть» һәм «Аллюр» төркеменең уртак предприятиесе төзелешенә старт бирелде. Капсула салу тантанасында Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстан Республикасына килде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Россия автомобиль юллары» («Автодор») дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасының «Майминский районы» муниципаль берәмлеге башлыгы, «Алтай Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Роман Птицын белән очрашты.
Быел коммерциячел төзелеш линиясе буенча 1 млн 200 мең квадрат метрда 164 йорт тапшырылырга тиеш. Бүгенге көндә 52 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Республикада Covid-19 таралуга бәйле хәл тотрыкланды, әмма хәл тынычланырга ярамый, чөнки вәзгыять элеккечә үк катлаулы булып кала бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.
Бүген Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында татар авыллары эшкуарларының IX Бөтенроссия җыенының пленар утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхрәзиев катнашты.
Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарлар туган телне, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга гаять зур өлеш кертәләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов илнең төрле төбәкләреннән булган татар авыллары вәкилләре катнашында узган эшлекле иртәнге ашта хәбәр итте.
Чара «Корстон» КСКК мәйданчыгында Татар авыллары эшкуарларының IX бөтенроссия җыены кысаларында узды.
Татарстан белән Архангельск өлкәсенең үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгыту өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсе Губернаторы Александр Цыбульский белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.
IX Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышы онлайн трансляцияләнәчәк. Трансляцияне рәсми сайттагы сылтама буенча карарга була.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.