Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Тантана бүген Татарстан Республикасы Президентының Санкт-Петербургка эш сәфәре кысаларында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәре кысаларында «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер белән очрашты.
Моңарчы Татарстан Республикасы Президенты автомобильләргә газ салу буенча 10 яңа өстәмә компрессор станциясен эшләтеп җибәрүдә катнашты.
Татарстанда 10 яңа автомобиль автомобильләргә газ салу буенча өстәмә компрессор станциясе файдалануга тапшырылды. Санкт-Петербургта «Газпром» ГАҖ офисыннан видеоконференция режимында эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәренә килде.
Сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖдә берничә очрашу уздырачак.
Күпчелек туристлар Казанга Яңа елны каршылаганнан соң киләчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ТР Министрлар Кабинетында брифингта хәбәр итте.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Татарстан өчен 50 иң яхшы инновацион идея” XVII республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты.
Бу чара “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданчыгында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Попечительләр советының киңәйтелгән утырышы узды. Чара «Корстон» КСКК мәйданчыгында «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кысаларында узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Россия венчур форумының Күзәтүчеләр советы һәм оештыру комитеты вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә Әлмәттә В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды. Утырышта 2021 елның 11 ае эчендә «Татнефть» ГАҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм 2022 елның гыйнвар аена һәм беренче кварталына бюджет расланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексында (Түбән Кама) комплекслы сынау режимында яңа җитештерү җайланмаларын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Чарада шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башка рәсми затлар да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин видеоэлемтә аша республиканың биш районында ябык футбол манежларын ачуда катнаштылар.
Спорт объектлары Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Чистай һәм Әгерҗедә универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз бюджетлы спорт корылмаларын төзү буенча республика программасы, башка чыганаклар кысаларында төзелгән.