Яңалыклар

23.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәренә килде.

Программа кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Чирчик» химия-индустриаль технопаркын ачуда катнашты (Ташкент өлкәсе).

Тантана башланганчы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән эшлекле очрашуда булды. Гадәттәгечә, Татарстан Президенты әңгәмәне Үзбәкстан Премьер-министрына чакырулары һәм ике яклы очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт сүзләре белән башлады.

23.03.2022

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Ташкенттагы эш программасын Үзбәкстандагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән кыска очрашудан башлады.

Ташкентның Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе рәисе Ришат Нәбиуллин һәм Үзбәкстан татарларының һәм башкортларының Аксакаллар советы рәисе Рим Гыйниятуллин кыскача гына татар җәмгыяте тормышы турында сөйләделәр.

22.03.2022

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Үзбәкстанга рәсми визит белән килде. Татарстан делегациясе составында шулай ук «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ринат Хәлимов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шаһалиев, Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов һәм башкалар бар. Сәфәр кысаларында кабул итүче як вәкилләре белән берничә эшлекле очрашу үткәрелде.

22.03.2022

Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллыда «КАМАЗ» компаниясенең җитештерү мәйданчыкларында булдылар. Карау барышында аңлатмаларны «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин бирде.

РФ вице-премьеры йөк автомобильләре җитештерү һәм компаниянең санкцион чикләүләр шартларында эшләү планнары белән танышты, шулай ук «КАМАЗ» автомобиль заводында төп җыю конвейерын карады.

22.03.2022

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш Үзбәкстан Республикасына эш сәфәренә килде. Ташкент халыкара аэропортында аны Россиянең Үзбәкстандагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Олег Мальгинов һәм Үзбәкстан Республикасы Премьер-министрының инвестицияләр һәм тышкы икътисадый элемтәләр мәсьәләләре буенча урынбасары – Үзбәкстан Республикасының Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сәрдор Умурзаков каршы алды.

22.03.2022

Бүген Казанга эш визиты белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов килде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә ул С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында - «Туполев» ҖАҖ филиалында булды һәм предприятие эше белән танышты.

21.03.2022

Бүгенге көндә төп бурыч – икътисадны һәм эш урыннарын саклап калу. Моның өчен хакимият органнары һәм бизнесның уртак системалы эше кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшкуарлар белән очрашуда хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданчыгында узды.

21.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган күчмә киңәшмәдә Казан Кремленең Спас манарасы проект-тикшеренү эшләре турында фикер алыштылар.

Спас манарасы XVI гасырда Псков зодчие Иван Ширяев һәм Постник Яковлев тарафыннан төзелә. Манара берничә тапкыр үзгәртеп корылган, бөтен вакытта да аңа төп Кремль манарасы буларак аерым игътибар бирелә.

21.03.2022

Бүген тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында тарихи җирлекләрдә төзелеш проектлары расланды. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Хөкүмәт Йортында узды.

19.03.2022

Татарстан Республикасында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штаб халыкны беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итү, халыкны эш белән тәэмин итүне саклау, система барлыкка китерүче оешмаларның өзлексез эшләвен тәэмин итү, кече һәм урта эшкуарлыкның яңа шартларга җайлашуына ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Битләр: << 501 ( 502 ) 503 504 505 506 507 508 509 510 >>