Яңалыклар

18.04.2022

Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленең Гавами урыннарында булды һәм музей киңлекләрен үстерү концепциясе белән танышты. Аны Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

16.04.2022

Бүген Мәскәүдә «Мәскәү – Татарстан күпере» VII яшьләр форумы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов һәм башкалар катнашты.

16.04.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов К.Тимирязев исемендәге Россия дәүләт аграр университетында булды. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.

16.04.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ банкы президенты — идарәсе рәисе Андрей Костин белән очрашты.

 

15.04.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатында булды. Ярышлар Гимнастика үзәгендә оештырылган.

15.04.2022

Татарстан Республикасында көзге культураларның торышы 97%ка яхшы һәм канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Көздән 479 мең га мәйданда көзге культуралар чәчелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

15.04.2022

Татарстанда торак фондын һәм социаль билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча республика программалары, торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү өлкәсендәге программалар график нигезендә үтәлә.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

15.04.2022

Татарстанның Республика маркетинг үзәге тарафыннан элек чит илләрдә сатып алына торган продукция каталогы булдырылган, алмаштыручы продукция өлешендә тәкъдимнәр әзерләнә. Министрлыкларга һәм муниципалитетларга Республика маркетинг үзәгендә предприятиеләр һәм учреждениеләр эшен активлаштырырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

15.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов контракт хезмәте ефрейторы, Россия Федерациясе Герое Гыйлемханов Дамир Рәшит улы белән хушлашу чарасында катнашты.

Хушлашу Казан ВТК (Казан, Оренбург тракты, 6) клубында узды.

15.04.2022

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре!

Халыкара мәдәният көне уңаеннан җылы котлауларымны кабул итегез!

Татарстанда күп милләтле мәдәни мирасны саклауга аерым игътибар бирелә. Безнең республикада төрле халыклар һәм конфессияләр мәдәниятләре гармонияле күрше һәм тыгыз элемтәдә тора.

Битләр: << 491 492 493 494 ( 495 ) 496 497 498 499 500 >>