Яңалыклар

29.11.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бакуга эш сәфәре кысаларында Татарстан-Әзәрбәйҗан эшлекле форумында катнашты. Очрашуга эре сәнәгать предприятиеләре, шулай ук ике якның бизнес вәкилләре җыелды.

29.11.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев белән очрашты. Очрашу Татарстан делегациясенең Бакуга эш сәфәре кысаларында узды.

28.11.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бакуда Әзәрбәйҗан татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Әзәрбәйҗан Республикасына эш сәфәренә килде.

28.11.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасына эш сәфәренә  килде.

Баку шәһәренең халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Әзәрбәйҗан Республикасы Икътисад министры урынбасары Сәхиб Алекперов, Россия Федерациясенең Әзәрбәйҗандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Михаил Бочарников, Әзәрбәйҗан Республикасының Россия Федерациясендәге Илчесе Полад Бюлбюль оглы һәм башка рәсми затлар каршы алды.

28.11.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Сурхандәрья өлкәсе (Үзбәкстан Республикасы) Хәкиме Т.А. Боболов җитәкчелегендәге Сурхандәрья өлкәсе делегациясе белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды. Искәртеп узабыз, Үзбәкстан Сырхандарья өлкәсе делегациясе Казанга эш сәфәренә килде.

28.11.2022

Барлык хезмәтләрнең көйле эшләве һәм җирле үзидарә органнарының тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә Татарстанда 24 ноябрьдә булган бозлы яңгыр нәтиҗәсендәге авариянең нәтиҗәләрен кыска вакыт эчендә бетереп булды.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Ул шулай ук берничә эш тә кушты.

28.11.2022

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә капиталь ремонт һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча республика һәм федераль программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

28.11.2022

«Алабуга» МИЗ мәйданчыгында «Аурус Комендант» автомобильләрен серияле җитештерү процессы башланды. Заводта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары - Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булдылар.

27.11.2022

«Цифрлы алгарыш. Сезон: ясалма интеллект» – Президент платформасының «Россия – мөмкинлекләр иле» проектларының берсе конкурсы бөтенроссия чемпионатының өченче этпбы тәмамланды. Илнең иң көчле ИТ-эшләүчеләре бер ай эчендә иң зур компанияләр өчен машина аша өйрәнү һәм ясалма интеллект техникасы аша проблемаларны хәл иттеләр. Җиңүчеләр һәм призерлар приз фонды 3 миллион сум иде.

 

27.11.2022

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыеваның Әниләр көне уңаеннан котлавы.

Битләр: << 411 412 413 414 ( 415 ) 416 417 418 419 420 >>