Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булды.
Бүген Казан Кремлендә 2022 елда волейбол буенча Россия Кубогы иясе булган «Зенит-Казан» ир – атлар волейбол клубы командасын хөрмәтләделәр.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул спортчыларны 2022 елгы Россия Кубогында тагын бер искиткеч һәм ышандыргыч җиңүләре белән котлады һәм аларның инде унберенче тапкыр җиңүләрен ассызыклады.
Иртәгә, 2023 елның 24 гыйнварында, Казанда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узачак.
Чара Казанда (Спартак ур., 2) Бәшир Рәмиев ис. ИТ-парк мәйданчыгында узачак. Утырышта ТР Төзелеш министрлыгының 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалачак һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнәчәк.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды.
Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгына республикадагы социаль-икътисадый
вәзгыять, эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру, шулай ук яңа
Россия регионнарына ярдәм итү турында сөйләде.
Бүген Казанда күзәтчелек ведомствосының 2022 елгы эш йомгакларына һәм 2023 елга законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту бурычларына багышланган Татарстан Республикасы Прокуратурасы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Генераль прокуроры урынбасары Николай Шишкин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
Чара Казанда ТР буенча ЭЭМның төп бинасында узды.
Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннарын ачу тантанасы бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Спорт министры Олег Матыцин һәм Россия Махсус Олимпиадасы президенты Ольга Слуцкер катнашты.
Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннары ачыла. Тантана башланыр алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан җыелма командасы спортчылары һәм тренерлары белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия Спорт министры Олег Матыцин һәм Россия Махсус Олимпиадасы президенты Ольга Слуцкер катнашты.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Россия Спорт министры Олег Матыцин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Иртәгә, 2023 елның 22 гыйнварында, Казанда Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узачак.
Чара Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында узачак. Утырышта ТР Спорт министрлыгының 2022 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалачак һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнәчәк.