Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм «Сбербанк» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты объектларында булдылар. Аларны ТР спорт министры Владимир Леонов һәм югары уку йорты ректоры Рафис Борһанов озата йөрде.
Татарстанда «Мәдәният» һәм «Мәдәни мохит» проектларын гамәлгә ашыруга барлыгы 2 млрд сумнан артык акча юнәлтеләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта республика мәдәният министры Ирада Әюпова белдерде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты, ул Татарстанда дипломатик эшчәнлеген тәмамлый.
Бүген Казанның «Баскет-холл»ында XIV Бөтенроссия Җәйге Сбербанкиадасы старт алды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «Сбербанк» ГАҖ президенты, идарәсе рәисе Герман Греф һәм Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Сбербанк» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф Бәшир Рәмиев ис. ИТ-паркны карадылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗда двигательләр җитештерү буенча «Соллерс» компаниясе заводын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Ул Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин катнашында узды. Старт «Иннопром-2023» кысаларында Татарстан Республикасы стендында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов " Иннопром-2023" халыкара сәнәгать күргәзмәсе кырларында Таҗикстан Республикасы Сәнәгать һәм яңа технологияләр министры Назар Азиз Савзали белән очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шәүкәт Мирзиеевны Үзбәкстан Республикасы Президенты сайлауларында җиңүе белән котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2023» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кырларында Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских белән очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2023» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу өчен Екатеринбургка килде.