Яңалыклар

26.05.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районында эш сәфәрендә.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Караеш авылындагы аэродромда булды, «Академия 033» авиация уку үзәге эшчәнлеге белән танышты. Бу -  коммерциячел, эшлекле һәм шәхси авиация өчен авиация белгечләре әзерләү үзәге. Төп юнәлеше инженер-техник состав белгечләренең квалификациясен арттыру.

26.05.2024

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне рус халкының ямьле бәйрәме – Каравон уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!

Гасырлар дәвамында саклана килгән матур традиция буенча Никольское авылы Татарстан шәһәрләреннән һәм авылларыннан, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән күпсанлы кунакларны ачык йөз белән каршы ала.

25.05.2024

Бүген Казан Кремлендә 2023/2024 елгы су полосы буенча Россия чемпионатында җиңүче һәм Россия Кубогын яулаучы «Синтез» спорт клубын хөрмәтләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

25.05.2024

Беренче квартал нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 57,9 млрд сум яки узган елгы дәрәҗәгә карата чагыштырма бәяләрдә 100,8% тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый мәгълүматлар китерде.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

25.05.2024

Татарстанда торак төзелеше планы 61%ка үтәлгән - 1 млн 918 мең кв.м. файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

25.05.2024

Татарстанда барлык халык бәйрәмнәрен иң югары дәрәҗәдә оештырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде.

25.05.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә җәйге савыктыру кампаниясен әзерләү буенча йөкләмәләр бирде.

24.05.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Россиянең әдәби флагманы» фестиваль-форумы чараларында катнашты. 

Фестиваль 2024 елның 23-25 маенда Татарстанда уза.

24.05.2024

Республиканың тулаем төбәк продукты күләменең дүрттән бере - кече һәм урта эшкуарлык өлеше. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханова Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшкуарлык комитетының күчмә утырышы кысаларында эшкуарлар җәмәгатьчелеге белән очрашуда белдерде.  

24.05.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Битләр: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>