Яңалыклар

08.06.2010
Һава шартлары Татарстан аграрийларын инде икенче ел рәттән сыный. Көздән 825,2 мең гектар мәйданда чәчелгән уҗым культураларының быел 460 мең гектары (яртысыннан артыгы) корылыктан һәлак булган. Барлык чәчүлек мәйданнарның 45 проценты гына иминиятләштерелгән. Моны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов иминиятләштерүнең кыйммәткә төшүе белән аңлата, чөнки һәр гектар өчен сезонның иң чыгымлы вакытында 1200-1500 сумнан акча түлисе була. Уҗым культураларын эшкәртүгә язын өстәмә 1,5 млрд. сум акча сарыф ителгән иде, бөтен чыгымнарны исәпләсәк, акчалата һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең материаль ресурслары 15 млрд. сумга җыела.
07.06.2010
Бүген Казан Кремленда ТР Президенты Резиденциясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “ЛУКОЙЛ” ААҖ президенты Вагит Алекперов арасында булган рәсми очрашудан соң журналистларның сорауларына җавабында, В.Алекперов: “Шәхсән үзем һәм “ЛУКОЙЛ” компаниясе Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Болгар белән Свияжскидагы тарихи урыннарны торгызырга алынуын, Татарстанда ислам һәм христиан диннәренә бәйле һәм тарих чоңгылына төшеп барган кыйммәтле ядкарьләрне янә калкытырга омтылуын хуплап, тарихи һәйкәлләрне торгызуда ярдәм йөзеннән, “ЛУКОЙЛ” компаниясе бүген үзенә йөкләмәләр кабул итеп алды, 3 елга Меморандум имзаланды, аның нигезендә компания мәчетләр, соборлар реставрацияләүгә ел саен 15әр миллион сум акча бирәчәк”, - дип искәртте.
07.06.2010
“ЭлИнвест” (Казахстан) һәм “Ташьяпи” (Төркия) компанияләре Татарстан белән төзелеш өлкәсендә эшләргә тели.

Ул хакта компания вәкилләре бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән узган очрашуда сөйләде.
06.06.2010
“Татар халкын берләштерә торган мөкатдәс ике мәйдан бар. Аның берсе театр сәхнәсе булса, икенчесе - Сабан туе мәйданы”. Халкыбызның мәшһүр әдибе Аяз ага Гыйләҗевның бу сүзләре елдан-ел актуальрәк яңгырый бара. Милли бәйрәмебез географиясен киңәйтә барып, Бөтенроссия, халыкара статустагы бәйрәмгә әйләнде.
06.06.2010
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәлә муниципаль районына эшлекле сәфәр кыла.
05.06.2010
4 июньдә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Игорь Щеголев белән очрашты. Сүз Россиядә югары технологияләр өлкәсендә технопарклар булдыру буенча дәүләт программасын гамәлгә кую турында барды.
05.06.2010
Кичә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашулар үткәрде.
05.06.2010
Татарстанның электрон сәүдә итү мәйданчыгы җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләми. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов моңа шәхсән үзе ышануы турында белдерде.
04.06.2010
Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында “Энергетиканы саклау һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген күтәрү һәм Россия Федерциясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль законны гамәлгә ашыру бурычлары турында” семинар-киңәшмә узды.
04.06.2010
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия үсеш банкы идарә рәисе Сергей Крюков белән очрашты. Сөйләшүдә Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, республикада кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча"РосБР" ААҖ дәүләт программасын тормышка ашыру турында сүз барды.

Битләр: << 2081 2082 2083 2084 ( 2085 ) 2086 2087 2088 2089 2090 >>