25-26 августта Татарстан Республикасында Мәскәү көннәре үткәреләчәк. Шул уңайдан Казанга Мәскәү мэры урынбасары Александр Горбенко җитәкчелегендә рәсми делегация килүе көтелә. Аның составында Мәскәү Хөкүмәтеннән рәсми затлар дистәдән артык була, шулай ук бизнес-бергәлекнең 47, мәдәният өлкәсенең 60лап вәкиле, Мәскәү Татар милли-мәдәни мохтариятеннән 35ләп кеше килә.
Бүген Казан (Идел буе) федераль университетының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә (Яшел Үзән районының Обсерватория бистәсе) Планетарий һәм Астропарк төзелешенә тәүге таш салу тантанасы булды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Әлмәттә “Безнең яңа мәктәп” илкүләм мәгариф инициативасын тормышка ашыру шартларында Татарстан Республикасы белем бирү системасын үстерү” дигән исем астында республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды.
Бүген Әлмәттә тантаналы төстә “Бәләкәч” балалар бакчасы ачылды. Аны шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә иң мөһим инновацион проектларның берсе дип атыйлар. Балалар бакчасын ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Илдар Халиков, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Әлмәт районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.
"Татарстан-1" командасы ТР Президенты Кубогына үткәрелгән гольф буенча хәйрия турнирынды җиңү яулады. Команда әгъзалары республиканың Югары Ослан районында урнашкан "Казан" гольф-клубында 138 йөрештә җиңүгә иреште.
Бүген “Гольф – Казан” клубы кырында Татарстан Президенты Кубогына гольф буенча беренче хәйрия турниры старт алды.
Быел “Бәләкәч” программасы буенча төзелүче һәм төзеләндерелүче балалар бакчаларының барысында да эшләр ахырына якынлаша. “Яңа төзелә һәм төзекләндерелә торган объектларның барысында да төзелеш-монтаж эшләре тәмамланып килә”, - ди ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин. Ул бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә мәктәпкәчә учреждениеләрне төзү һәм капиталь төзекләндерү эшләренең барышы хакында хисап тотты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Универсиада авылы төзелеше мәйданында булып, эшләрнең барышы белән танышты. Республика башлыгы белән бергә бирегә Казан мэры Илсур Метшин, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин да килде.
Бразилиягә эшлекле сәфәре барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “ИТАР-ТАСС” һәм “РИА Новости” мәгълүмат агентлыкларының Бразилия бюроларына интервью бирде.