Татарстан Республикасында 18 октябрьгә 1 млн. 768,5 мең кв.м торак тапшырылган, ул 2013 елга еллык заданиенең 73,3%ын тәшкил итә. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Төзелеш, транспорт, торак-комуналь һәм юллар хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин хәбәр итте. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары белән узган киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.