Бүген ТР Хөкүмәте Йортында традицион республика киңәшмәсе барышында Ак Барс Банк Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Мәгариф һәм фән министрлыгына яңа җайланмалар алу өчен сертификатлар тапшырды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган подполковник Алексей Викторович Копуновның гаилә әгъзалары белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Әмирлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Әхмәт Габделрахман Мәхмүт Исмаил Әл Саати белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Анна Кузнецова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында катнашты. Утырышны Россия Президенты Владимир Путин уздырды.
Утырышның төп темасы - «2025-2030 елларга Россия Федерациясе илкүләм үсеше көн тәртибе турында".
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева барысын да Халыкара ихтыярыйлар көне белән котлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү авиация институты ректоры Михаил Погосян белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Россия ҖҮФХИнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Эдуард Һиәлиев катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Идел буе федераль округы субъектларының иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.
Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Туполев» АҖ ( Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе составында «Ростех» дәүләт корпорациясе) Директорлар советы утырышы узды. Чара С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында - «Туполев»АҖ филиалында узды.