Яңалыклар

06.08.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән ТР Бөгелмә муниципаль районына барды. Төп максаты - урып-җыю эшләре барышы белән танышу. 
06.08.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән ТР Баулы муниципаль районына барды, анда ул урып-җыю барышын тикшерде.

Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм Баулы муниципаль районы башлыгы Рамиль Гатиятуллин озата йөрде.

06.08.2015

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә сыекландырылган табигый газ нигезендә газ-мотор ягулыгы инфраструктурасы мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды. Аның эшендә «Газпром газомоторное топливо» ААҖ идарәсе рәисе – генераль директоры Михаил Лихачев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, районнар башлыклары һәм башкалар катнашты.

06.08.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Комсомольская правда» нәшрият йортының баш мөхәррире, генераль директоры Владимир Сунгоркин белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов катнашты.

06.08.2015

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның хәзер  "ВКонтакте" социаль челтәрендә аккаунты бар. Бу хакта ул "Инстаграм"дагы битендә хәбәр итте. 

Рөстәм Миңнеханов "ВКонтакте" вәкилләре - маркетинг буенча директоры Ярослав Андреев һәм социаль челтәрнең махсус проекты буенча менеджеры Константин Сидорков белән очрашкач, әлеге социаль челтәрдә теркәлергә хәл итте. Очрашу ТР Министрлар Кабинетында узды. Анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров,  ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, ТР Президенты матбугат хезмәте башлыгы Андрей Кузьмин катнашты. 

05.08.2015

Бүген Татарстан Рсепубликасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Банкы рәисе урынбасары Владимир Чистюхин белән очрашты.

Очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – бүлекчә идарәчесе – РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе ТР буенча Милли банкы башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

05.08.2015
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының ир-атлар арасында хай-дайвинг буенча финал ярышларын карады. Ярышлар  Казансу елгасында уза. 
05.08.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Jinggong International Group Co. LTD (Цзингун Интернешнл, Кытай) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР  Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катаншты. 

05.08.2015
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Спас районы Болгар шәһәрендә “Дулкын” тренажер залы булган ябык бассейнын ачты.
05.08.2015
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытылча башкаручы Рцстщм Мижнеханов Болгар икмәк кабул итү предприятиесендә булды.  Аның белән ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТРның Спас районы башлыгы Камил Нугаев һәм башка рәсми затлар да бар иде.

Битләр: << 1441 1442 1443 1444 1445 ( 1446 ) 1447 1448 1449 1450 >>