Яңалыклар

04.10.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» Science and Technology in Society (Япония, Киото ш.) ел саен уздырыла торган халыкара форум ачылу тантанасында катнашты. Искәртик, ТР Президенты хәзерге вакытта Япониягә эш сәфәре кыла (2015 елның 4-5 октябрь көннәре). Аны ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм башкалар озата йөри.
04.10.2015

Бүген Япониягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворковичның Япония Премьер-министры Синдзё Абэ белән очрашуында катнашты. Очрашу «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (Science and Technology in Society) ел саен уздырыла торган халыкара форум мәйданчыгында Киото шәһәрендә узды.

04.10.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән (2015 елның 4-5 октябре) Япониягә (Киото шәһәренә) килдеСәфәренең төп максаты – «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (Science and Technology in Society) ел саен уздырыла торган халыкара форумда катнашу, форум Киото шәһәрендәге конференц-үзәктә узачак. Форум кысаларында  Татарстан Республикасы Президентының «Энергетика һәм әйләнә-тирә мохит» пленар сессиясендә катнашуы планлаштырыла.

03.10.2015
Бүген Казанда Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм узды. Татарстан укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева котлады.
03.10.2015

Бүген Сочида Халыкара инвестицион форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ягулык-энергетика комплексы. Арзан бәяләр шарталарында ничек үсәргә?» темасына панель  дискуссиядә катнашты. Чараны РФ энергетика министры Александр Новак ачты

02.10.2015

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген дәүләт хезмәте ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Бәйрәм очрашуы "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов та катнашты.

02.10.2015

 Татарстанда хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 19 млн. 418 мең сумлык 548 карар чыгарылган. Ел башыннан алып дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекцияләре һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 926 тикшерү уздырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

02.10.2015
2016 елда Татарстан бюджетын арттыручы иң мөһим юнәлеш булып керемгә салым булачак. Алар консолидацияләнгән бюджетның 74 процентын һәм республика бюджетының 80 процентын тәшкил итәчәк. Физик затлардан алынган салымның күләме генә дә 59,3 млрд сум булыр дип фаразлана.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында уздырылган парламент тыңлаулары вакытында ТР финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. “Татарстан Республикасының 2016 елга бюджеты” темасына багышланган әлеге чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР парламенты рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты. Утырыш ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты җитәкчесе Леонид Якунин рәислегендә узды.
02.10.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ставропольск крае губернаторы Владимир Владимир белән очрашты. Очрашу Сочида Халыкара инвестицион форум мәйданчыгында узды.

Яклар күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алышты, шулардан: машина төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм мәгариф өлкәсендә партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү.

02.10.2015

WorldSkills Russia-2018 Бөтенроссия һөнәри осталык чемпионаты Казанда узачак. Бу хакта бүген Сочидагы Халыкара инестицион форум кысаларында билгеле булды.

WorldSkills чемпионатында катнашачак шәһәрләр Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы махсус матбугат конференциясендә игълан ителде.

Битләр: << 1431 1432 1433 ( 1434 ) 1435 1436 1437 1438 1439 1440 >>