Яңалыклар

20.04.2016

Без Словения компанияләренең Россиядә эшләү өчен Татарстанны старт мәйданчыгы итеп сайлап алуларын телибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Словения Республикасы Икътисадый үсеш һәм технологияләр министры Здравко Почивалшек җитәкчелегендәге Словения Республикасы делегациясе белән очрашуда хәбәр итте.    

Очрашу Казан Кремлендә узды. Татарстан Республикасы ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов катнашты.   

20.04.2016

Бүген Татарстан Республикасының заманча җайланмаларга һәм сыйфатлы станок һәм инструмент продукциясенә җитди ихтыяҗы бар, һәм без Германиянең югары технологияле компанияләрен республика  территориясендә җитештерү урнаштыруга җәлеп итәргә телибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Машина төзү предприятиеләренең координацион советының дүртенче утырышында хәбәр итте.

Чара «Корстон» КСККда (Казан) узды, анда Тюрингия Ирекле Дәүләте Премьер-министры Бодо Рамелов та катнашты.

20.04.2016

Татарстан Республикасы белән Федератив Германия Республикасы (ФРГ) арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2015 елда 1 млрд. евродан артты. Бу хакта бүген "Татарстан-Тюрингия" икътисадый форумныда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. 

Икътисадый форум "Корстон" кунакханә комплексында үтте, анда Татарстан Республикасы һәм Тюрингия эшлекле даирәләре, ТР министрлык һәм ведомстволары, эре предприятиеләр җитәкчеләре җыелды.

Чарада шулай ук Тюрингия ирекле җире (ФРГ) Премьер-министры Бодо Рамелов катнашты. 

19.04.2016

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын уздырды.

Утырыш социаль-икътисади үсештән алга чыккан “Яр Чаллы” территориясенә резидентлар җәлеп итү мәсьәләсенә багышланган иде.  

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Видеоконференция режимында утырышта республика муниципаль районнары вәкилләре катнашты.

19.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумының чираттагы утырышы уздырылды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә режимында барды, чарада республика мунициципаль районнары вәкилләре катнашты.   

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та булды.

19.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европа дзюдо берлеге президенты Сергей Соловейчик белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты.   

Очрашуда катнашучылар Казанда булачак Дзюдо буенча Европа чемпионатын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

19.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Русский стандарт" Директорлар советы рәисе Рөстәм Тарико белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында үтте. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

19.04.2016

27 апрельдә Казандагы “Корстон” комплексында XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәләре уздырыла.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында булган брифингта ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов хәбәр итте. Очрашуда шулай ук “Пульсар Венчур Кэпитал” (“Pulsar Venture Capital”) венчур фонды генераль директоры Павел Королев катнашты.

19.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышы булып узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.   

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – оештыру комитеты рәисе урынбасары Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гаффаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.   

19.04.2016

Бүген Татарстанга Тюрингия (ФРГ) Премьер-министры Бодо Ромелов эш сәфәре белән килде.

«Казан» халыкара аэропортында Бодо Ромеловны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар каршы алды.  

Битләр: << 1341 ( 1342 ) 1343 1344 1345 1346 1347 1348 1349 1350 >>