Бүген Казанда Бөтенроссия Белем көнендә Халыкара мәгариф үзәгенең өченче корпусы ачылды. Яңа бинаны карарга һәм укучыларны һәм ата-аналарын яңа уку елы башлану белән котларга дип Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчесләре озата йөрде. Халыкара мәгариф үзәге Татарстан башкаласында ике ел элек эшли башлады. Мәгариф учреждениесе башлангыч мәктәпнең ике кампусыннан тора. Урта мәктәп бүген ачылды.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Генерирующая компания” ААҖ директорлар советының чираттагы утырышы узды, анда агымдагы елның беренче алты аенда компаниянең эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында булды. Татарстан Хөкүмәте башлыгы һөнәри уку йорты студентларын һәм укытучыларын Белем көне белән котлады.
Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле укытучылар! Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, Татарстан Республикасы мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбриклим!
Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев сәламәтлек сакалу һәм экология мәсьәләләренә багышланган Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча РФ Президенты каршындагы Совет Президиумы утырышын үткәрде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген көннең беренче яртысында ТР Премьер-министры Илдар Халиков Арча муниципаль районына килде. Төп максаты – халыкның торак шартларын яхшырту программаларын тормышка ашыруның барышы белән танышу иде.
Илдар Халиков муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев озатуында социаль ипотека программасы буенча төзелгән 36 фатирлы яңа торак йортны (Горький ур., 36а) карады. Барлык төзелеш эшләре август уртасында төгәлләнгән булган. Эчке эшләре тулысынча башкарылган яңа уңайлы фатирларга хуҗалары якын арада күченәчәк.
XII Халыкара мөселман киносы фестивале быел Казанда 5-11 сентябрьдә узачак. Быелгы конкурс программасын 33 илдән 60 фильм тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында мәгълүм булды.
Казанда Республика Көне һәм Шәһәр Көне икеләтә бәйрәме зур концерт белән тәмамланды. Тантана «Казан» гаилә үзәге янында узды. Татарстан башкаласы кешеләрен һәм кунакларын котларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.
Бүген "Казан" ипподромында Республика көне хөрмәтенә оештырылган ат чабышлары узды. Быел ат чабышы-спорт чарасы халыкара статусында үтә. Чабышларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар күзәтте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Гарәп ат чабышлары бөтендөнья фестивале башкарма директоры Лара Савая белән очрашты. Очрашу Казан ипподромы территориясендә үтте. Лара Савая шулай ук - Халыкара гарәп ат чабышлары судьялар федерациясендә Хатын-кызлар арасында ат чабышлары комитеты рәисе һәм Халыкара ат-спорт академияләре федерациясе Идарә рәисе.