Яңалыклар

03.10.2016

Бүген Астанага эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЭКСПО-2017» күргәзмә комплексында булды. Анда киләсе ел җәендә халыкара махсуслаштырылган күргәзмә үтәчәк. "Киләчәк энергиясе" темасына багышланган ЭКСПО-2017 бөтендөнья универсаль күргәзмәсе Казахстан башкаласында 2017 елның 10 июненнән 10 сентябрьгә кадәр узачак. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә 103 ил һәм 17 халыкара оешма катнашуларын расладылар. 

03.10.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанага эш сәфәре кысаларында Казахстан Республикасының татар җәмәгатьчелеге оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу «Казмедиа» медиа-үзәгендә узды. 

2009 елгы халык исәбен алу күрсәткечләренә караганда, Казахстанда бүген 204 меңнән артык татар яши. Республикада берничә татар иҗтимагый оешмасын һәм милли-мәдәни үзәген берләштерүче ике ассоциация эшләп килә. 

03.10.2016

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-минисры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Франция Тышкы эшләр министрлыгының Россия белән мөнәсәбәтләрне үстерү буенча махсус вәкиле, Франциянең Ислам фонды башлыгы Жан-Пьер Шевенман белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Ике яктан да катнашучылар конфессияара хезмәттәшлек өлкәсендә тәҗрибә алмашу буенча фикер алыштылар.

03.10.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Александр Тыгинга һәм Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллинга кыска вакыт эчендә Зеленодольск шәһәрендәге хәлләрне төзәтергә һәм күп фатирлы торак йортын эксплуатациягә тапшырырга кушты.

Бу хакта бүген иртән Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.   

Сүз 282 фатирлы торак йорт турында бара (Зеленодольск шәһәре, Төзүчеләр проспекты), аңа күчү тантанасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 2016 елның 5 сентябрендә узган.  

03.10.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш визиты белән Казахстан Республикасына килде. Төп максаты - XIII Россия һәм Казахстан арасында регионара хезмәттәшлек форумында катнашу. 

03.10.2016

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Франция Тышкы эшләр министрлыгының Россия белән мөнәсәбәтләрне үстерү буенча махсус вәкиле, Франциянең Ислам фонды башлыгы Жан-Пьер Шевенман белән очрашты.

03.10.2016

Татарстан Республикасында 581 мең га уҗымлылар чәчелгән, бу барлык бөртеклеләр җиренең 36%ын тәшкил итә. Тулаем уҗымлылар торышы әйбәт, һәм һава торышы да кулай. Тамыр системасы үсә, һәм күп кенә басулар үсемлекләр белән тоташ каплану фазасында. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты. 

03.10.2016

Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 861 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрне һәм нормаларны бозган өчен 15,6 млн. сумга 404 карар чыгарылган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты. 

02.10.2016

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия һәм Ирландия мәгариф министрлыклары вәкилләре белән сөйләшүләрдә катнашты. Очрашулар "Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр" халыкара форумы кысаларында узды. 

02.10.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Киото шәһәрендә "Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр" халыкара форумы ачылуда катнашты. Тантана Киото шәһәренең Халыкара конференц-үзәгендә үтте (Kyoto International Conference Center Takaragaike). "Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр" халыкара форумы дөнья күләмендәге мәсьәләләрне фән һәм технологияләрне куллану аша хәл итүгә ярдәм итүче ачык дискуссияләр мәйданчыгы буларак булдырылды.

Битләр: << 1251 1252 1253 1254 1255 1256 ( 1257 ) 1258 1259 1260 >>