Яңалыклар

19.01.2017

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлек юбилее белән котлап, Наина Ельцина телеграмма җибәргән.

19.01.2017

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлек юбилее белән Төркия Республикасының унберенче президенты Абдуллах Гөл котлады.

19.01.2017

Бүген Казанда Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды, анда төбәк җинаять-җәза системасының узган елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм 2017 елга бурычлар билгеләнде.

Коллегия эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев катнашты.

19.01.2017

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән “Газпром” ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер котлады.

19.01.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисадый форумы кысаларында Саклык банкының иртәнге эшлекле ашында катнашты.

Саклык банкының иртәнге эшлекле ашы «Дулкынны ничек җиңәргә: технологик революция дәверендә лидерлык» темасына багышланды.

Дискуссиянең модераторы – Саклык банкы президенты, идарәсе рәисе Герман Греф.

«Быел без форумның төп темасы буенча фикер алышабыз, бу – җаваплы  лидерлык», - диде Герман Греф, чараны ачып.

19.01.2017

“ЛУКОЙЛ” нефть компаниясе Директорлар советы рәисе Валерий Грайфер Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлек юбилее белән котлады.

19.01.2017

Бәһрәйн стратегик, халыкара һәм энергетик тикшеренүләр үзәге (“Дерасат”) Попечительләр советы рәисе Халед Бен Ибраһим әл-Фадалла Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлек юбилее белән котлады.

19.01.2017

Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республиканың тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевкә  80 яшьлек юбилее алдыннан котлаулар килә.

Юбилее белән Минтимер Шәймиевне Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко котлады.

19.01.2017

Бүген Мәскәүдә Россия Федерацияясе Президенты Владимир Путин һәм Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Дәүләт киңәшчесе, ТРның тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев белән аның 80 яшьлек юбилее алдыннан очрашты.

18.01.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давостагы Бөтендөнья икътисадый форумындагы берничә чарада катнашты. 

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) эш сәфәрендә (2017 ел 16-19 гыйнвар). 

Аерым алганда, ТР Президенты БИФ кысаларындагы Европа берлеге үсешенә багышланган сессиядә катнашты. Анда АКШ вице-президенты Джо Байден чыгыш ясады. «Европа: интеграция һәм конкуренциягә сәләтлеккә ярдәм итү» сессиясендә сәяси эшлеклеләр чыгышларында хәзерге тотрыксыз вәзгыятьтә Еврозонага икътисадый үсешкә мөмкилнелкәрне билгеләргә тырыштылар. 

 

Битләр: << ( 1211 ) 1212 1213 1214 1215 1216 1217 1218 1219 1220 >>