“Юдино” полиция бүлегенең яңа бинасы бүген “Салават күпере” торак комплексында ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР буенча эчке эшләр министры Артём Хохорин катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты.
Утырыш Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында узды, ул ведомствоның 2017 елдагы эшчәнлегенә һәм 2018 елга куелган бурычларга багышланган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка балалар өчен татар телендә белем бирү каналы проектын тәкъдим иттеләр.
Тәкъдир итү Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Проектны «Яңа Гасыр» («ТНВ») телерадиокомпаниясе» ААҖ генераль директоры Илшат Әминов тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Балык Бистәсе муниципаль районы советының чираттагы утырышында катнашты.
Утырыш башында депутатларга Балык Бистәсе районы башкарма комитеты структурасында кадрлар үзгәреше турында хәбәр иттеләр.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген өченче чакырылыш Питрәч муниципаль районы советының чираттан тыш утырышында катнашты.
Бу чара Питрәч Мәдәният йортында узды.
Утырышны Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров ачты. Бүгенге утырышта Питрәч муниципаль районы советындагы 42 депутаттан 41 депутат катнашты.
Көн үзәгендәге төп мәсьәләләр – “Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату”, шулай ук “Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башлыгын сайлау”.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия һәм дөнья: максатлар һәм кыйммәтләр» Гайдар форумы – 2018нең пленар дискуссиясендә катнашты.
Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев мөрәҗәгать итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Россия Инновацион регионнары ассоциациясе әгъзалары җыелышы узды. Мәскәүдә Гайдар форумы мәйданчыгында узган чарада Ассоциация җитәкчелеге, башкарма хакимият органнары һәм РИРА әгъзалары булган төбәкләр башлыклары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге илчесе Регина Джонс-Бос белән очрашты. Очрашу Мәскәүдә Гайдар форумы кысаларында узды. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, узган ел март аенда илче ханым Татарстанда Голландия эшлекле даирәләре делегациясе белән булган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Гайдар форумы-2018 мәйданчыгында Ernst & Young Британия компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ernst & Young компетенцияләре, шул исәптән цифрлы технологияләр өлкәсендә дә, бөтендөньяга мәгълүм.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IX Гайдар форумы кысаларында «Дәүләт идарәсе нәтиҗәлелеге көзгесе буларак, бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеге» темасына ачык диалогта катнашты.
Фикер алышулар барышында экспертлар дәүләт идарәсе системасының эшләвенә карата үз кисәтүләрен һәм тәкъдимнәрен әйттеләр. Аерым алганда, дәүләт хезмәткәре эшчәнлегенә һәм аны матди кызыксындыру системасын алмаштыру зарурлыгына карата фикер уртаклаштылар.