Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Хокук һәм хәят - Право и жизнь в Татарстане” журналының 105 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә катнашты.
Бу чара “Казан” милли мәдәни үзәгендә узды.
Тантаналы кичә Татарстан Республикасы прокуроры Илдүс Нәфыйковның сәламләү сүзе белән башланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Архив хезмәтенә 100 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты.
Чара Казанда ИТ-паркта узды.
«Пергаменттан цифрга» халыкара фәнни-гамәли конференциясе Федераль архив агентлыгы, Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты, ТР Дәүләт архивы, Документлару һәм архив эше буенча Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты оештырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа төзекләндерлегән Татарстан Республикасы Дәүләт архивы бинасын карады (Казан, 8 Март ур, 5а).
Дәүләт архивы территориясендә ике бина урнашкан - биш катлы 1970 елда төзелгән бина һәм ике катлы лаборатор корпус.
Рөстәм Миңнеханов биш катлы бинаны карады, анда аңа уку залын, анда җәелдерелгән күргәзмәне һәм башка архив бүлмәләрен күрсәттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә 2018 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2018 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә барлык мунициципаль районнар һәм шәһәр округлары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә 2018 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2018 елга Татарстан Республикасы финанс, казначы һәм салым органнарының бурычлары турында фикер алыштылар.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә барлык мунициципаль районнар һәм шәһәр округлары катнашты.
Татарстан Республикасы белән Телангана штаты (Һиндстан) арасында хезмәттәшлек үсеше турында бүген «Телангана – Татарстан» бизнес-форумында катнашучылар сөйләште. Чара ТР Президенты җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Хайдарабад шәһәренә эш сәфәре кысаларында узды.
Татарстанда 30 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. Бу хакта бүген брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары, күзәтчелек хезмәте идарәсе башлыгы Сергей Сергев хәбәр итте.
Брифинг Татарстан Республикасында язгы-җәйге чорда урманнарда һәм торак пунктларда янгын куркынычсызлыгы темасына багышланган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хәйдәрабад (Һиндстан) шәһәренә эш сәфәре кысаларында Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары губернаторы Эккаду Сринивасан Лакшми Нарасимхан әфәнде белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Ченнаида (Һиндстан) Россия Федерациясе Генераль консулы Сергей Котов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм «АК БАРС» Банкы» ГАҖ Идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев та катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген KGAL Group компаниясе (Германия Федератив Республикасы) вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Махиндра» машина төзелеше компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Хәйдәрабад шәһәрендә (Һиндстан) узды.
«Махиндра» – Һиндстан эре конгломератларының берсе. Компания тармакның төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып бара: автомобильләр төзелеше, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалар җитештерү, финанс хезмәт күрсәтүләре, энергетика һәм башкалар.