Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2026
  • 2026
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
05 2026 ел., җомга

Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә Сабантуйны һәм Рус теле көнен югары дәрәҗәдә бәйрәм итүне оештырырга кушты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы-2026да Татарстан Республикасы делегациясенең эше ничек оештырылуы турында сөйләде. Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.


Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның татар халык бәйрәме Сабан туен уздыру уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле дуслар!

Сезне  татар халык бәйрәме Сабан туе уңаеннан ихлас котлыйм.

Зур уңышка һәм муллыкка  тырыш хезмәт нәтиҗәсендә ирешелә. Буыннан-буынга тапшырыла килгән бу яшәеш кануны халкыбызның тормыш фәлсәфәсен хасил итә.


Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән

Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.


Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара

Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә.

Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.


Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Мәмләкәте делегациясе белән очрашуда: Безнең предприятиеләр Бәхрәйндә эшләргә әзер

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Мәмләкәте делегациясе белән очрашты.

Очрашу ПМЭФ-2026 чаралары кысаларында узды.

"Безнең ил Бәхрәйн Мәмләкәтен көнчыгыш төбәктә мөһим сәүдә-икътисадый һәм инвестицион партнер буларак карый", - диде Рөстәм Миңнеханов, Финанслар һәм милли икътисад министрына, Сәнәгать һәм сәүдә министрына мөрәҗәгать итеп.


ПМЭФ-2026 кырларында Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Роман Скляр белән очрашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Роман Скляр белән очрашты.  


Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән очрашты, мөһим килешүләргә кул куелды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ПМЭФ-2026 кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән очрашты.

Республика Рәисе кыскача хәбәр иткәнчә, узган ел йомгаклары буенча Татарстанда 4,6 млн тоннадан артык ашлык җыелган, 2,2 млн тонна шикәр чөгендере үстерелгән, 1,2 млн тоннадан артык бәрәңге һәм яшелчә җитештерелгән. Ул быел да мул уңыш көтелүенә игътибар итте.  


Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышында катнашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе (РИТА) әгъзаларының гомуми җыелышында катнашты. Ул гадәттәгечә Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында уза.  

Утырышта оештыру мәсьәләләре, аерым алганда, РИТА Советы составын сайлау, еллык хисап кабул итү, шулай ук эшнең календарь планын раслау турында фикер алыштылар.    


Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары – Перспективалы үсеш департаменты башлыгы Олег Аксютин белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары – Перспективалы үсеш департаменты башлыгы Олег Аксютин белән очрашты.   


Татарстан һәм Мәскәү Россия төбәкләрендә инвестицион климат торышы илкүләм рейтингында беренче урынны алды

Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы нәтиҗәләре бүген иртән Петербург халыкара икътисадый форумы-2026да игълан ителде.

Чарада РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак, РФ Икътисадый үсеш министры Максим Решетников, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Россия Федерациясе субъектлары җитәкчелеге вәкилләре катнашты.