Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2026
  • 2026
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
28 2026 ел., сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов: Безнең бурыч - яшьләргә Бөек Ватан сугышы турындагы дөреслекне җиткерү, яшь буынны чын батырлык һәм какшамас туганлык үрнәкләрендә тәрбияләү

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Беларусь Президенты Администрациясе башлыгының беренче урынбасары Владимир Перцов Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган "Һәр өченче" концерт-реквиемында булдылар. Чара 28 һәм 29 апрельдә "Казан Экспо"да уза.

«Һәр өченче" концерт-реквиемы Бөек Ватан сугышы елларында Беларусьта булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган.


Татарстан Рәисе Россиянең Халык артисты, «Яңа дулкын» халыкара конкурсына нигез салучы Игорь Крутой белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең халык артисты, популяр музыканы яшь башкаручыларның «Яңа дулкын» халыкара конкурсына нигез салучы Игорь Крутой белән очрашу уздырды. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.


Рөстәм Миңнеханов МТС җитәкчелеге белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «МТС» ГАҖ генераль директоры, идарәсе рәисе Инесса Галактионова белән очрашты. Очрашуда операторның республика территориясендә элемтә инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре һәм цифрлаштыру буенча берничә проект турында фикер алыштылар.


Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг" АҖ Директорлар советы утырышын уздырды

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Утырыш барышында энергетика, ИТ һәм төзелеш өлкәсендә инновацион проектлар тәкъдим ителде.