Бүген Мәскәүдә Б.И. Тихомиров исемендәге премия тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Искәртәбез, күренекле Совет һәм Россия проектлаучысы Борис Тихомиров хөрмәтенә премия 2022 елда «Технодинамика» АҖ тарафыннан РФ Төзелеш министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә РФ Машина төзүчеләр советы белән берлектә гамәлгә куелды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә эш сәфәрендә.