Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2026
  • 2026
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
25 2026 ел., шимбә

Рөстәм Миңнеханов Яңа Кырлай авылында булды һәм татарның иҗади җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Арча районының Яңа Кырлай авылында булды - биредә бөек татар шагыйренең балачак еллары узган. Габдулла Тукайның яңартылган дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы бинасында Татарстан Рәисе татарның иҗади җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. 


ТР экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин санитар-экологик ике айлыкның арадаш йомгакларын тәкъдим итте

Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә санитар-экологик ике айлыкның арадаш нәтиҗәләре турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды, видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә республиканың барлык муниципаль районнары катнашты.


Татарстанда 24 муниципалитетта 296 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясауга керешкәннәр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак

Татарстан Республикасында 24 муниципаль берәмлектә 296 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Быел 41 муниципаль берәмлектә барлыгы 706 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак. 6 муниципаль берәмлектә 44 йортта 99 лифт алмаштыру каралган.

Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бүген киңәшмәдә Еврей автономияле өлкәсеннән (ЕАӨ) коллегалар катнаша – бу өлкәдән делегация тәҗрибә уртаклашу өчен республикага эш сәфәренә килгән.


Рөстәм Миңнеханов чүп-чар җыештыру, территорияләрне тәртипкә китерү ситуациясен контрольдә тотарга кушты

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чүп-чар җыештыру, территорияләрне тәртипкә китерү ситуациясен аерым контрольдә тотарга кушты. Ул шулай ук республикада санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча ике айлык дәвам итүен искәртте. Бүген, 25 апрельдә, илдә бөтенроссия өмәсе уза.